Материалы

30 еллык юбилеең белән, “Яңарыш”!

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, киңәшчеләребез, дусларыбыз!

Сезгә ихлас йөрәктән чыккан изге теләкләремне юллап, матур юбилеебыз белән тәбриклим.

30 ел эчендә “Яңарыш” зур юл үтте. Ул өлкә белән бергә үсте һәм үзгәрде, үзенең стилен тапты, чын-чынлап халык басмасына әверелде. Өч дистә ел дәвамында газета ирешкән уңышлар да күп җыелган. Тәҗрибәле редакция коллективы, хәбәрчеләр өлкә, төбәкара бәйгеләрдә диплом, Мактау грамоталары алып кәламнәрен чарлыйлар, илһам алалар, иҗади үсәләр.

Журналистларның һәркайсы – РФ журналистлар берлеге әгъзасы, өлкә губернаторы, Думасы бүләкләренә ия шәхесләр. Редакция канаты астында “Әдәби Төмән” иҗат түгәрәге бар. Газета битләрендә язмалары бастырылган шагыйрь-язучыларыбыз күпләгән китап авторлары. 15 ел буена “Яңарыш”ны җитәкләп, саклап, яшәтеп килгән беренче редакторыбыз Азат Сәгыйтов эшен лаеклы дәвам итәбез. “Яңарыш” белән 30 ел бергә булган, аңа ярдәм кулын сузган һәркемгә рәхмәт җиткерәм.

Бүген сез 30 еллык юбилей саныбыз хөрмәтенә әзерләнгән 2019 санны кулыгызга алдыгыз, һәм, Аллаһы язса, яңа этапны башлыйбыз - 2020 елның 18 сентябрь саныбыз 2020 нче булачак. Күргәнегезчә, заманадан артка калмаска тырышабыз: интернетта сайтыбыз, социаль челтәрләрдә төркемнәребез эшли.

Һәркайсыгызга Ходай сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш, уңышлар, туган телегездә сөйләшү, уку мөмкинлеге насыйп итсен.

Сентябрь аеннан 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды, киләсе елларда да безнең белән булуыгызга ышанам!

“Яңарыш” мәгълүмат-нәшрият үзәге директоры –
газета редакторы Алсу СӘГЫЙТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума