#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

30 еллык юбилеең белән, “Яңарыш”!

последние и лучшие новости искусства в мире

37-4Хөрмәтле газета хезмәткәрләре, укучылары, хәбәрчеләр, шулай ук “Без – бергә” матбугат басмасын әзерләүчеләр, бастыручылар, таратучылар – Сезне барыгызны да олы бәйрәмегез – 30 еллык юбилеегыз белән тәбрик итәм.

XXI гасырны яңа технологияләр алга киткән чор дип атарга мөмкин. Tелевидение, радио, интернет басмалар, гадәти вакытлы матбугат компьютер һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге казанышлары белән көннән-көн күбрәк кораллана.

Ләкин электрон коммуникация чаралары никадәр тирәнрәк үтеп кермәсен, журналист сүзе элеккечә әһәмияткә ия булып кала, аңа ихтыяҗ кимеми. Массакүләм мәгълүмат чаралары иҗтимагый фикер тудыра һәм рухи-әхлакый, сәяси юнәлеш бирә, халкыбызның күңелен күтәрә, берләштерә.

“Яңарыш” журналистлары аеруча ихтирамга лаек: алар һәрвакыт алгы сафта, вакыйганың үзәгендә кайныйлар. 30 ел дәвамында алар өлкәнең барлык татар авылларында булдылар. Өлкәбез тормышын төрле яктан яктыртучы газетада Төмән, Тубыл, Ялутор шәһәрләре һәм Төмән, Тубыл, Ялутор, Вагай, Яркәү, Түбән Тәүде, Исәт, Заводоуковск, Аромаш, Уват районнарындагы мәдәният, мәгариф яңалыкларын оператив бастырып торалар. Бигрәк тә сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәтләре зур. Яшьләр өчен аерым сәхифә бар. Мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, дин әһелләре, авыл кешеләре турында язмалар укырга була. Укучылар җирле авторларның шигырьләре белән дә яратып танышалар. “Яңарыш”лыларның иҗади осталыгы, социаль җаваплы мөнәсәбәте һәм өлгергәнлеге, толерантлыгы, гаделлеге кебек сыйфатлар аларның эшенең асылын тәшкил итәләр.

Мин “Яңарыш”ны беренче көннән үк алдырам. Ә 2 санында ук минем мәкаләм дә чыккан иде. Азат Гыйззәт улы да, барлык коллектив та Төмән дәүләт университетындагы татар бүлеген, татар студентларын бик яклап тордылар. 30 ел буе бик тату яшәдек, киләчәктә дә шулай булсын!

Кадерле дуслар! Газета юбилее белән котлап, редакция хезмәткәрләренә мөһим һәм кирәкле хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен юллыйм. Сезнең һөнәри осталык һәм актив гражданлык позициясе киләчәктә дә татар телен саклауда, татар мәдәниятен үстерүдә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары, күтәренке рух, исәнлек-саулык телим.

Төмән дәүләт университеты профессоры,
тюркология үзәге директоры Хәнисә АЛИШИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836