Сентябрь ае бәйрәмнәргә бик бай, әмма барыбыз өчен уртак иң зур бәйрәм – "Яңарыш”ның туган көне!

последние и лучшие новости искусства в мире

37-20Менә утыз ел буена яраткан дустыбыз - "Яңарыш” газетасы түземсезлек белән көтеп алган кадерле кунак - үзенең бай эчтәлекле, кызыклы мәкаләләре белән сөендерә. Утыз ел... Азмы ул, күпме? Газета хезмәткәрләренең тырышлыгы, бердәмлеге газетаны җил-давыллардан саклап, утыз ел буена сикәлтәле юллар үтеп, безгә милләтебезнең үткәне, аның тарихы турында хәбәр итеп торган газетабыз - себер татарларының маягы дип әйтер идек.

«Яңарыш» газетасы өлкәнең массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уникаль. Татар телендә бердәнбер атналык периодик басма милли мәдәниятне,37-22 тарихны, телне, гореф-гадәтләрне, себер татарларының фольклорын һәм этникара мөнәсәбәтләрне саклый һәм арттыра.

Коронавирус чире таралу куркынычы дәвам итү сәбәпле, газетаның 30 еллык юбилеен бергәләшеп бәйрәм итү мөмкин түгел. Ләкин без барыбер сезнең белән!

Сезнең каршыгызга газета архивыннан алынган фотоларны "Фотохроника" рубрикасында тәкъдим итәбез. Искә алырлык күп кызыклы мизгелләр сакланган...

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума