#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В МЧС рассказали тюменцам как не заблудиться в лесу. Өлкәдә гөмбә сезонының иң кызган чагы, күпләр урманга гаиләләре белән китә. Тик таныш булмаган җирдә адашучылар да очрый. Мондый хәлләр булмасын өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төмән өлкәсе буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Серьгей Юсько урманга барыр алдыннан нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. “Дөрес кием киегез: камуфляж түгел, бик якты төсләрдә штан һәм курткалар, сез ерактан күренергә тиеш. Аякта - итекләр яки каты табанлы ботинкалар. Кая барырга җыенуыгызны күршеләрегезгә, туганнарыгызга әйтегез...”, - дип сөйләде белгеч.

* * *

Областную инфекционную больницу в Тюмени возглавил Марат Баширов. Моңа кадәр ул Тубылның 3 нче шифаханәсен җитәкләде, бер рәттән өлкә сәламәтлекне саклау департаменты белән кадрлар мәсьәләсен дә хәл итте. Марат Бәширов нәкъ менә инфекция юнәлешенә җитди өлеш кертте – кыска вакыт эчендә Тубыл моноинфекция госпитале эшен җайга салды.

* * *

Якушев: муниципалитеты Тюменской области, Ямала и Югры должны активнее участвовать в конкурсе проектов формирования комфортной среды в малых городах. Икътисади кыенлыкларга карамастан, регионнарның бурычы – торак төзелеше программаларын мөмкин кадәр саклап калу һәм дәвам итү. Моның турында Белоярскийда узган “Торак һәм шәһәр мохите” исемле эшлекле киңәшмәдә төзелеш министрлыгы башлыгы Владимир Якушев әйтте. Чарада Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор катнашты. Конкурста җиңүче-муниципалитетлар өчен грантларның гомуми күләме быел 5 млрд сумнан 10 млрд сумга кадәр арткан.

* * *

В Тюменской области завершена уборка гороха и озимых культур. Борчак 33 мең гектарга якын мәйданда суктырылды. Уңыш – гектардан 21 центнер, быел тулаем җыем 70 мең тоннадан артык тәшкил итте. Шулай ук көзге (озимые) культуралар 8 мең гектардан җыеп алынды. Уңыш – гектардан 23 центнер. Тулай җыем – 18,5 мең тонна. Төмән өлкәсе кырларында урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Гомуми алганда, 285 мең гектар мәйданда икмәк урылган, бу планның 42%ы. Өч район инде урып-җыю экваторын узды. Бүгенге көндә барлыгы 608 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелды. Лидер – Заводоуковск шәһәр округы, уңышы – гектардан 30 центнер. Өлкәдә бөртекле культураларны 330 хуҗалыкта җыялар. 730 гектар җирдән 18 мең тоннадан артык бәрәңге алынды. Алда әле 7 меңнән артык гектар җирдән бәрәңге казыйсы бар. Уңыш – гектардан 258 центнер.

* * *

Тюменское “Рыбное подворье” выходит в большое плаванье. Червишево авылында урнашкан Төмән балык үрчетү буенча махсуслаштырылган предприятие Төмән базарларына товар балыгы китерә башлады. Ай саен 700 килограммга якын балык белән тәэмин итә. Оешма хуҗасы балыкларның яңа токымнарын үрчетү, селекцияләү, балыклар санын арттыру, ана көтүен тоту буенча гамәлдәге бизнесны киңәйтүне күздә тота.Бу хуҗалык 2018 елдан товар балыгы: мәрсин, чөгә, форель үрчетү, шулай ук маймыч (малек) чыгару белән шөгыльләнә.

* * *

Автоинспекторы Тюменской области оснащены переносными видеорегистраторами. Юл-патруль хезмәте инспекторлары патрульле автомобильдән тыш урамда юл хәрәкәтендә катнашучылар белән аралашканда 200 видеорегистратор кулланачаклар. Бу гаджетлар “Юл хәрәкәте иминлеген арттыру” дәүләт өлкә программасы кысаларында сатып алынды. Моннан тыш, быел Төмән өлкәсенең ЮХИДИ (ГИБДД) бүлекчәләре өчен 20 “Лада Веста” патруль автомобиле сатып алыначак. Аларның салоннары видеоязма алып барырга мөмкинлек бирүче стационар видеорегистраторлар белән җиһазландырылачак.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836