#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйдә ремонтланган мәктәп ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

37-1Бу матур бәйрәмне Төмән районы җитәкчеләре һәм мәктәп коллективы 1 сентябрьгә туры китерергә булганнар. Дөрес тә, чөнки бер ел буе түземсезлек белән көтеп алынган, көн саен иртән торып, дистәләгән чакрымдагы күрше поселок мәктәпләренә йөрисе бер дә җиңел булмагандыр. Бу укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә зур сынау булды.

– Физик һәм психологик яктан да авыр иде. Винзили һәм Боровский мәктәпләре коллективларына да зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, - дип искә ала быел 1 класс сабыйларын кабул иткән укытучы Зәкия Сәитова. – 1 ел буена безгә якты йөз күрсәтеп, барысын да җайлап, дустанә мөнәсәбәттә озатып калдылар.

Балалар да, ата-аналар да яңартылган мәктәбебезне шатланып, сокланып кабул иттеләр. “Гимназиядән бер дә ким түгел”, - дип гаҗәпләнүләрен белдерделәр.

Менә бу интерактив комплексны гына алыйк. Бөтен интернет белән эшләп була. Шунда ясыйсың, сызасың. Геометрик фигуралар да бар. Дәрескә әзер материаллар – рәхим ит! Аларны саклыйбыз, өстибез, бетереп тә була. Нәрсә эшлисең килсә – барысы да бар. Һәркайсы укытучыга ноутбук бирелде. Анда дәресне әзерләсәк, тактада рәхәтләнеп күрсәтергә мөмкин. Әгәр укучы дәрестә җитди сәбәптән катнаша алмый икән, үткән дәресне саклыйбыз һәм аңа җибәрәбез. Ул өйдә рәхәтләнеп укый ала. Монда дистанцион дәресләрне Zoom, скайп аша үткәрү дә уңайлы. Барысы да аңларлык, рәхәтләнеп эшләрлек.

Барлык җиһазлар өр-яңа, заманча. Парта-урындыкларны гына карагыз: чатлыклары түгәрәкләнеп эшләнгән, биеклекләре үзгәрә. Һәр бала аерым утыра. Тәрәзәләр пластик, җил өрми. Әле, кечкенә булса да, элекке шикелле магнитлы такта да бар. Ноутбукны әйттем инде. Һәр класста компьютер, принтер урнашкан. Берәр кәгазьне чыгару өчен секретарьга йөгерергә кирәкми – барысы да кул астында. Чиксез рәхмәт бу яңартылган мәктәп өчен. Эшлисебез килеп кенә тора. Балалар да тырышып укырлар дип ышанабыз.

Ачылу тантанасында район башлыгы урынбасары Ольга Зимина, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Максим Жихарев, авыл башлыгы Раил Хөснуллин, район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин катнаштылар. Ольга Витальевна район хакимияте җитәкчесе Светлана Иванова исеменнән котлау сүзләре юллады. Башка кунаклар да әлеге күркәм мәктәптә укучыларга гел яхшы билгеләр генә алуларын теләделәр. Мәктәп директоры Рәүфә Алеева өлкә, район хакимиятенә рәхмәт сүзләрен әйтеп, укытучы һәм укучыларга яңа уку елында уңышлар теләде.

37-2Аннары кунакларга экскурсия үткәрелде. Заманча җиһазланган класслар каршы алды аларны. Һәр класста элекке такталар урынына интернеттагы теләсә нинди мәгълүматны секунд эчендә табып бирергә сәләтле, тагын да чиксез мөмкинлекләргә ия интерактив панель, кул югыч, кул киптергеч, һаваны чистартучы, укытучы өчен күп функцияле җайланма, компьютер, ноутбук, заманча өстәл, урындыклар. Коридорда мәктәп тормышындагы бөтен мәгълүматны табып була торган сенсорлы экран, куар код белән баетылган татар һәм рус язучы, шагыйрьләре стенды, шахмат уйнау өчен холл һәм башкалар бар. Кубоклар, музей экспонатлары һәркем танышырлык итеп ачык шкафларда урнаштырылган. Аерым медицина кабинеты, азык-төлек бүлегенә иң яхшы җиһазлар кайтартылган. Спорт залы җылы идәнле, душ, бәдрәф, кием шкафлары бар. Физика, химия, информатика кабинетларында лаборатор эшләр өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. 3D принтер, квадрокоптер, виртуаль шлем, робототехника өчен комплектлар әле авыл мәктәпләрендә түгел, шәһәрнекеләрдә дә юктыр.

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлеге элеккесе белән чагыштырырлык та түгел: 3 группага аерым бүлмәләр һәм ул бүлмәләрнең һәркайсында киенү-чишенү шкафлары, бәдрәф, кул югычлар, интерактив панель, өр-яңа уенчыклар, әсбаплар. Аерым бүлмәдә кер юу машиналары, үтүкләү җайланмалары да бар. Тышта һәр төркем өчен аерым уен мәйданчыгы да корылган.

Мәктәп янында шаккатырлык спорт корылмалары. Анда 90 урынлык трибуна, хоккей, баскетбол, волейбол корты, мини-футбол кыры, йөгерү юлы, ГТО нормаларын үтәү өчен комплекс. Барысында да резиналаштырылган катлам җәелгән.

Соңгы куркынычсызлык таләпләре буенча мәктәпкә махсус ачкыч белән генә кереп була. Ишек алдында турникетлар, мәктәп эчендә 40лап видеокамера, хәбәр итү системасы урнаштырылган.

Мәктәп быел 37 беренче класс укучысын кабул итте, барысы 338 укучы белем алачак, мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлегендә 90 сабый тәрбияләнә.  

Индрәй мәктәбе коллективы шатлыклы хисләр дулкынында яңа уку елын башлады. Тырышып, бу мөмкинлектән тулысынча файдаланып, саклап яхшы укуларын телибез укучыларның.

Мәктәпнең директоры Рәүфә Алееваны сөйләтмичән мәкаләм тулы булмас иде. Бу грандиоз ремонт эшләрен планлаштыру турында әйтеп китсен әле ул.

– Мәктәпнең төп стеналарында ярыклар барлыкка килде. Экспертиза үткәрдек. Барысы да шуннан башланды. 2015 ел иде. “Мәктәпкә капиталь ремонт кирәк”, - дигән карар кабул ителде. Проект сметасы төзи башладылар. Эшкә 2020 елда керешергә булдылар. Ремонтны Курганның “Темпл” фирмасы алып барды.

37-3Нәрсәләр үзгәрде? Барысы да яңарды. Барлык яктырту җайланмалары алыштырылды. Заманча җиһазлар алынды. Кыскасы, подвалдан алып, мәктәп территориясе, түбәсенә кадәр үзгәрешләр күз алдында. Территория тирәсе яңадан әйләндереп алынды, спорт, уен мәйданчыклары булдырылды, фасад, канализация, вентиляция яңарды. Барысы да заман таләпләренә нигезләнеп башкарылды. Укытучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге бүлекнең тәрбиячеләре, укыту һәм дәресләр өчен бездә бик яхшы мөмкинлекләр булдырылды. Укытуның сыйфаты да, олимпиадаларда җиңүчеләр, төрле бәйгеләрдә катнашучылар саны да артыр дип ышанам. Планнар бик күп, аларны тормышка ашыру – безнең бурыч.

Ак юл сиңа, Индрәй мәктәбе! Куанып эшләргә насыйп булсын!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836