Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

34кә дә җиттек

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе татарларына гына түгел, Россия күләмендә дә билгеле булган, күпләр яратып укый торган «Яңарыш»ыбыз 34 яшькә җитте. Бай, эчтәлекле тарихлы ул. Аның һәр санында сезнең белән безнең үткәннәр ташка чокып ясалгандай урын алган. Алар киләчәккә истәлек булып өлкәбез, илебез архивларында сакланалар.

«Яңарыш» халкыбызда татар сүзенә мәхәббәт уятты. Аңа кадәр сүнеп барган татарлык күңелләрдә яңадан урын алды. Үзебезнең язучылар, шагыйрьләр туды. Алар беренче каләмнәрен газетабыз битләрендә сынадылар. Татар телендә китаплар бастыра башладылар. Күпләр татарча укырга өйрәнделәр.

Өлкәбездәге татар тормышы чагылган һәр сан тырыш, фидакарь редакция коллективының зур хезмәт нәтиҗәсе. Беренче редакторыбыз Азат абый Сәгыйтов газетаның иң авыр вакытларын кичерде, аның эшен җайга салды, өлкәдәге татар матбугатының матур киләчәгенә туры юл күрсәтте, стилен булдырды.

Халыкчан, милләт җанлы басма 34 ел буе халкына тугры хезмәт итә. «Яңарыш»ның дәүләт дәрәҗәсендәге бүләкләре чиксез. Ел саен диярлек ил күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүләр яулыйбыз. Россиядәге татар матбугаты арасында без алдынгылар рәтендә, хөрмәтебез зур.

Барыбыз бергә җыелышып, эзләнеп газетаны кызыклы итеп чыгарырга омтылабыз. Укучыларыбыз яратып укыйлар, рәхмәтләрен юллыйлар. Хәбәрчеләребез кызыклы язмаларын җибәреп торалар.

Киләсе елда зур юбилейны каршы алачакбыз. Бергәләшеп әзерләник. Үзегезнең фикерләрне языгыз. «Яңарыш»ка язылыйк! 1 сентябрьгә кадәр барган ташламалы язылу вакытында тугры дусларыбыз киләсе елда да безнең белән калырга теләк белдерделәр. Язылу дәвам итә. Язылу бәясе аз гына артты. Россия почтасы үз бәясен куя, ә редакция күптән инде үзенә тиешле хакны арттырганы юк – укучысы турында уйлый.

Бергә булыйк, хөрмәтле укучыларыбыз! Туган телебезне онытмыйк, аны үстерү, саклау өчен аз булса да өлеш кертик. Сәламәтлек, илебезгә тынычлык, бәрәкәтле тормыш телибез сезгә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836