Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ләйсән Абдразакова – Талымхан авылы кызы. Ул 2004 елның 2 январенда Әлфия Гаппәр кызы һәм Тимур Пәрит улының тату, тырыш, эш сөючән гаиләсендә туган. Эчке эшләр министрлыгы органнарында 55 ел гомуми эш стажлары булган ата-ана ике кызларына да ныклы белем, әхлакый тәрбия алырга тиешле шартлар тудыралар. Ләйсәннең сеңелесе Мәдинә Талымхан урта мәктәбендә 9 нчы сыйныфны быел кызыл аттестат, Ләйсән үзе 2021 нче елда алтын медаль белән тәмамладылар. Ләйсән Төмән дәүләт университетының физика факультетында дүртенче курста белем ала. Аны хәзердән ук мәктәпкә укытучы итеп чакыралар.
Фәнни хезмәте өчен «Нефть һәм газ институты» аңа таныклык биргән. Ул югары стипендиягә лаек булган.
Ләйсән – безнең татар кызы буларак, әнисе белән бергәләп милли ашлар пешерергә ярата, чигәргә, бәйләргә, бакчада чәчәкләр, яшелчәләр үстерергә, кош-корт карарга вакыт таба.
Ләйсәнгә укуында яңа иҗади уңышлар, уку йортын исән-сау тәмамлап, яраткан эше белән шөгыльләнергә язсын, бөтен хыяллары тормышка ашсын, дигән теләктә калыйк.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.