Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мактаулы исемгә лаеклы җитәкче

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Әремзән мәктәбе директоры Ринат Ногманов мактаулы бүләккә - «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Яңа уку елы башланыр алдыннан Төмән өлкәсе укытучыларының август аенда узган тантаналы форумында күпьеллык намуслы хезмәте, мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен өлкә губернаторы урынбасары Алексей Райдер Тубыл районы, Түбән Әремзән (шулай ук Кече Зоркальцево, Надцы, Башково) урта белем бирү мәктәпләре директоры Ринат Рият улын «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исеме бирелүе белән котлады.

37-33Зәнкиевлар – укытучылар династиясе вәкиле, тәҗрибәле җитәкче, хөрмәтле укытучы Ринат Рият улы җитәкчелегендә Түбән Әремзән мәктәбе соңгы елларны һөнәри муниципаль бәйгеләрдә катнашып җиңү яулый, уңышларга ирешә. «Мәгариф флагманнары» федераль бәйгедә катнашып диплом белән бүләкләнде, «Ел укытучысы-2023» өлкә конкурсының суперфиналисты исеменә лаек булды. Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы «Ел директоры» номинациясендә «Иң яхшы җитәкче» исеме дә Ринат Риятовичка бирелде. Бөтенроссия ата-аналар тарафыннан укытучыларны мактау порталында да Түбән Әремзән мәктәбе җитәкчесе Ринат Ногманов турында: «...Мәктәптә укучы барлык укучыларының исемнәрен, фамилияләрен белгән, укытучылар коллективы өчен үрнәк булган, укыткан укучыларына тирән белем биргән укытучыга, җитәкчебезгә рәхмәтлебез», - дип язылган.

Ринат Рият улы җитәкчелегендә эшләп килгән мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында өстәмә белем бирү программалары да актив гамәлгә ашырыла. Түбән Әремзән мәктәбендә балалар иҗади түгәрәкләрдә, секцияләрдә актив шөгыльләнәләр. Мәктәп каршында драма театры түгәрәге гөрләп эшли. Авыл мәктәбе шәһәр мәктәпләреннән бер дә калышмый. Балалар робот техникасы белән кызыксынып шөгыльләнәләр, бу юнәлешне дә яратып үзләштерәләр. Түбән Әремзән мәктәбенең актлар залында быел «Театр язы-2024» фестиваленең ябылу тантанасы уза. Ремонттан соң заманча эшләнгән залда трансформалаштырыла торган «блек-бокс» мәйданчыгы, профессиональ тавыш, ут, төтен-машинасын эшләтеп була. Автоматик кулислы сәхнә яктылык диодлы дивар белән җиһазландырылган. Бу фестивальдә Түбән Әремзән укучылары катнашында куелган спектакль призлы урынга лаек булды.

Белем, тәрбия бирү өчен уңай шартлар булдырган, һөнәри һәм җитәкчелек тәҗрибәсе елдан-ел арткан, уңышларга ирешкән, тырыш, максатларына ирешүчән Тубыл районының иң яхшы җитәкчеләрнең берсе Ринат Ногмановны дәрәҗәле исем бирелүе белән котлап яңадан-яңа үрләр яуларга язсын дигән теләкләребезне юллыйбыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836