Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укытучының хезмәт нәтиҗәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Зур бүләкләргә ия булучылар арасында Кутарбитка гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы булган Күкрәнде тугызъеллык мәктәбенең татар, рус телләре һәм әдәбиятлары фәннәре укытучысы Лилия Латыйпова да булып, аны район башлыгы «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исем алуы белән котлады.

Лилия Илдус кызы үзенең шатлыгы белән бүлешеп: “Форсаттан файдаланып, минем башкарган хезмәтемне күрә белгән, югары бәяләгән Кутарбитка мәктәбе җитәкчесе Галина Лушниковага олы рәхмәтемне белдерәм. Аның таләпчәнлеге, ярдәме аркасында мин үз үз-үземә ышандым һәм эшемдә шундый уңышларга ирештем. Шулай ук Любовь Остякова, Ирина Баженова һәм минем барлык башлангычларымда ярдәм иткән коллегаларыма рәхмәтем зур. Аерым олы рәхмәтемне озак еллар Күкрәнде мәктәбен җитәкләгән һәм минем педагог-остазым булган Әлфридә Латыйповага юллыйм, минем ирешкән уңышларымда аның керткән өлеше, ярдәме минем өчен бәһасез!» – дип сөйләде.

37-32

Лилия Илдус кызы Күкрәнде мәктәбендә 1997 елдан бирле эшли. Читтән торып Тубыл дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә укып, 2003 елда татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Югары квалификацияле укытучының педагогик эшчәнлек стажы 26 ел. Шул чорда профессиональлеге, күпкырлы белеме һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү эшенә тугрылыгы өчен күптөрле бүләкләр белән бүләкләнгән. Алар арасында Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментының (2020 ел) һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының (2021 ел) Мактау грамоталары мөһим урын алып торалар. Шулай ук ул «Ел педагогы-2021» муниципаль һөнәри осталык конкурсында «Профессиядә лидер» номинациясендә лауреат булды. Ә 2023 елда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» өлкә конкурсында 3 урынны яулады.

Мәктәп директоры Галина Лушникова коллегасының эшенә бәя биреп: «Лилия Илдус кызы иҗади эшләүче, белем бирүнең заманча психологик-педагогик концепцияләрен иркен белүче, фән буенча югары дәрәҗәдәге фәнни-методик белемгә ия булган укытучы буларак үзен танытты. Ул намуслы һәм таләпчән педагог, үз эшчәнлеген һәм укучыларның билгеләнгән максатларга ирешү эшчәнлеген оста оештыра. Укытучы үз предметларына кызыксынуны укытуның төрле методлары һәм алымнары аша тәрбияли. Дәресләрендә күрсәтмәлелекне, өстәмә мәгълүмат чыганакларын, интернет-ресурсларны киң куллана, балаларны белемне мөстәкыйль рәвештә табарга өйрәтә. Лилия Илдус кызы дәресләрендә психологик климат яхшы. 6 нчы сыйныфның сыйныф җитәкчесе буларак, ул даими рәвештә ата-аналар өчен тематик һәм оештыру җыелышлары, мастер-класслар үткәрә, индивидуаль эш (консультацияләр, әңгәмәләр һ.б.) оештыра, ата-аналарны сыйныф тормышында катнашырга дәртләндерә. Аның укучылары барлык чараларда актив катнашучылар. Ул «Татар фольклоры» түгәрәге алып бара», - дип сөйләде.

Бөтен халәте белән яратып башкарган хезмәте турында Лилия Илдус кызы «Укытучылар сайты»ндагы биттә үзе белән таныштырып, горурлану хисе белән: «Күкрәнде мәктәбе – ул минем мәктәп! Минеке! Чөнки анда мин үзем белем алдым, улларым укыйлар, әтием белән әнием, тормыш иптәшем биредә укыганнар. Чөнки мин анда 26 ел эшлим, тәнемнең һәр күзәнәге белән беләм һәм тоям! Мәктәптә эшләгәндә мин укучыларымның, ата-аналарымның һәрберсе дә горурланып: «Бу - минем мәктәп! Мин - монда хуҗа!» - дип әйтерлек булсыннар өчен тырышам», - дип яза.

Яңа уку елын Лилия Илдус кызы шундый зур уңышлар белән башлап, 1-9 нчы сыйныфларда татар, рус телләре һәм әдәбиятларын укыта. Аның укучылары – Азалия Ибраһимова, Оксана Гарифханова нәфис сүз осталары буларак, өлкәдә генә түгел, Казан шәһәрендә дә үзләрен таныттылар. Алина Ташбулатова, Чингиз Латыйпов өметле яшь шагыйрьләр рәтенә бастылар.

Лилия Латыйпова тормыш иптәше Илфат Мәҗит улы белән 3 егет үстерәләр. Тимерхан Тубыл индустриаль институтын тәмамлап, уңышлы гына эшли. Чингиз абыйсы юлыннан китеп, шул ук уку йортында белем ала. Ә Булат 6 сыйныфта укый.

Лилия Илдус кызы киләчәктә дә шулай ук олимпиадаларда, ярышларда үзе һәм укучылары белән катнашып торырга планлаштыра. «Тырышып башкарган хезмәтеңнең җимешләрен күрү – тагын да дәртләнеп эшләргә этәргеч, стимул бирә», - дип әйтә ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836