Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңа уку елы уңышлы булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

1 нче сентябрь көне – укытучылар, ата-аналар, балалар өчен иң мөһим көннәрнең берсе. Бу көнне барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар һәм «Тынычлык дәресе» үткәрелә.

Көмеш кыңгырау чыңы яңа уку елы башлануын билгеләп Төмән районы, Индрәй авылында да яңгырады. Якты, кояшлы 2 нче сентябрьдә мәктәп ишек алды укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар белән тулы иде. Белем көненә багышланган тантаналы линейканы Төмән районы хакимиятенең тормыш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе директоры урынбасары Зита Шәрәфетдинова котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Укытучыларга, укучыларга якты теләкләрен Индрәй хакимияте башлыгы Альберт Алтынгузин, Дума рәисе Рөстәм Арипов, мәктәп директоры урынбасары Алия Рәхимова юлладылар.

37-35

Белем бәйрәме – иң кечкенәләр – беренче сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм көне! Аларга бәйрәмнәрен тагын да ямьләндереп «Тюменьнеруд» оешмасыннан, гадәттәгечә, бүләкләр тапшырылды. Әйтергә кирәк, мәктәпкә 1 нче сыйныф укучылары белән бер рәттә беренче профессиональ эш адымын атлап Индрәй мәктәбендә уңышлы укыган медалистыбыз Алсу Вәлишина керде. Ул Төмән дәүләт университетында укып, укыту практикасын авыл мәктәбендә бик яхшы үтеп быел инде дипломлы белгеч булып яныбызга кайтты. Мәктәп коллективы яшь укытучыны шатланып каршы алды. Шулай ук мәктәптә яхшы билгеләренә генә укып, үз һөнәрләрен укыту эшенә багышлаган дипломлы яшь тырыш укытучыларыбыз Дания Булатова һәм Винисса Камалиева да икенче ел үзләренең профессиональ осталыкларын ныгыта торалар һәм укучылары белән янәшә күңел биреп укыта-эзләнә заман белән бергәләшеп алга таба баралар. Яшьләребезнең үз вазифаларын кече ватаннарыннан башлаулары бик тә сөендерә. Чөнки бит юкка гына: “Кайда туган, шунда кирәк булган”, - дип әйтмиләр. 

Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар! Яңа уку елы барыбыз өчен дә уңышлы башлансын, ә саулык-сәламәтлек һәммәбезгә юлдаш булып аяз күгебез һәрвакыт тыныч булсын.

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836