Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалыкка омтылучы укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

Элек-электән укытучы җәмгыятьтә хөрмәткә лаек кеше булган. Укучыларына тирән белем биргән, укыту процессын кызыклы, файдалы итеп оештыра алган, Тубыл районы Прииртышский урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы – Ябалак урта гомуми белем бирү, Я.К.Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан башлангыч мәктәпләре мөдире, инглиз теле укытучысы Альбина Азисовага «Россия Федерациясе мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре» исеме бирелде.

37-34

Альбина Мөхәмәтдин кызы 2002 нче елны Я.К.Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли башлый. Аннары яшь, перспективалы укытучыны мәктәпләр филиалы мөдире итеп билгелиләр. 2021 нче елдан Ябалак мәктәбе мөдире вазифасын үтәп килгән Альбина Азисова Хуҗайлан мәктәбендәнге «Хәтер» мәктәп музее белән дә җитәкчелек итә.

Җитәкче, укытучы эшен бөтен күңелен биреп башкарган Альбина Мөхәмәтдин кызы яраткан һөнәре турында: «Мин укытучылар гаиләсендә туып үстем. Укытучы һөнәреннән башка һөнәрне күз алдына да китерә алмадым. Кечкенәдән мәктәп тормышы, укытучы хезмәте миңа таныш булды. Укытучы – ул мәктәптә дәресләр үткәрү генә түгеллеген аңлый идем. Дәресләргә әзерләнү, план язу, дәфтәр тикшерү, класстан тыш чараларны оештырып үткәрү җаваплы эш. Бүгенге көндә бу эшкә тагын да күп йөкләмәләр өстәлде. Укытучы хезмәте – көне-төне эшли торган эш. Мин Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтын тәмамлап инде күп еллар мәктәптә эшлим. «Династия» дигән төшенчә дә бар бит. Безнең тамырларыбыз Зәнкиевлар династиясе белән бәйле. Укытучылар династиясе вәкилләре - үзләренең осталыкларын, гореф-гадәтләрен нәселдән-нәселгә тапшыручы хезмәт ияләре. Бүген дә без тәҗрибә белән уртаклашып, киңәшләшеп яшибез һәм эшлибез. Хуҗайлан мәктәбенә эшкә килгәндә минем укытучыларым-остазларым: Хәмидә Речебакиева, Фәрзәнә Алыкова, Рәшидә апа һәм Төхвәтулла абый Фәйзуллиннар, Изил Кәримова, Ниязбикә Хәбибуллина, Нәбилә Айнуллина, Галия Аширбакиева, Гөлчәчәк Чебатаева, Галия Мөслимова миңа ярдәм иттеләр. Мәктәп музеена Галия апа Мөслимова бүген дә булышлык күрсәтә. Хуҗайлан мәктәбе укытучылар коллективында без - өч укытучы мәктәп абруен бергәләп күтәреп, укытучы исеменә тап төшермичә эшлибез. Безнең мәктәптә 14 укучы белем, тәрбия ала», -- дип сөйләде.

«Эш программаларын төзү буенча укытучыларның инициатив төркеме», «Яшь патриотлар тәрбиялибез», «Интерактив презентацияләр булдыру» иҗади төркемнәре әгъзасы, укытучы, җитәкче Альбина Мөхәмәтдин кызы эшләгән елларында берничә тапкыр Төмән өлкә Думасы, район администрациясе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәктәп, укытучылар коллективы, мәктәп укучылары иҗади бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алдылар. Тәвәккәл, максатчан җитәкче, һәрвакыт яңалыкка омтылучан укытучы ул Альбина Азисова.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836