Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
35 еллык юбилеегыз белән котлыйм сезне, «Яңарыш»лыларым, алтыннарым минем, талантлыларым, бал кортлары кебек тырышларым, эш атлары кебек чыдамнарым! Сезне мактый-мактый сүзләрем дә җитми. Бөек шагыйребез Роберт Миңнуллинның «Татарлар» поэмасындагы әзрәк үзгәртеп әйтелгән сүзләре, әйтерсең, сезнең өчен язылган.
1990 елның сентябрь аенда татар бәхете өчен туган газетабызның 35 ел дәверендә төрле чаклары булды: шатлыгы да, кайгысы да, уңышлары, кайчагында борчылу-абынулары да.
«Яңарыш»ны тудырган Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов фанидан киткәч, авыр көннәрне кичерергә туры килде. Шөкер, аның уң кулы булып эшләп торган Алсуы үзендә көч табып, һәммәбезнең якты өметләрен аклап, уртак тел табып эшли алган бердәм, дус-тату коллективын, Азатның «кызларын» саклап кала алды.
Иң мөһиме, милләтебезнең гади хезмәт кешеләрен, булдыклы һөнәр ияләрен, белемле, илаһи сәләтле улларын һәм кызларын, балаларын күреп, аларга газета аша көч-дәрт биреп, куандырып, дәртләндереп, хезмәтләрен халкына танытып, татар дөньясын яктыртасыз, аның таңын аттырасыз, җанын саклыйсыз, данын күтәрәсез, дөньякүләм ачып саласыз. Шуның өчен дә «Яңарыш» хезмәткәрләре өлкә җитәкчеләренең, шулай ук Татарстанда һәм башка төбәкләрдә оештырылган төрле чараларда катнашып Рәхмәт хатларына, дипломнарга ирешеп баралар.
Үткән ел ахырында «Татар рухы һәм каләм» дигән Бөтенроссия конкурсында «Яңарыш»ның III дәрәҗәдәге диплом яулап алуы да үзе бер зур уңыш.

Бөтендөнья татар конгрессына, аның Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйровка зур рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Татар тормышының барлык юнәлешендә аларның ярдәме, киңәше, җитәкчелеге күренеп тора. Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен» медаленә өлкәбездә күпләр лаек булдылар. Менә шул «җан азыгы» да кешене дәртләндерә, яшәргә, иҗат итәргә көч-дәрт бирә.
Соңгы 30-35 еллар эчендә үзләрен дөньяга таныткан язучы-шагыйрьләребезне санап чыгасы да кыен, аларның саны күп. Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиевнең дәвамчылары: Рәкыйп Ибраһимов, Заһид Акбүләков, Гөлфизәр Абдрахманова, Шакирҗан Ибраһимов, Шәүкәт Гаделша һәм башкалар. Аларны онытмыйбыз, урыннары җәннәттә булсын.
Хәзер дә җиң сызганып иҗат итүче шагыйрьләребез аз түгел, алар да татар тарихы битләрендә эз калдыралар. Галия Абайдуллина (Зилә), Сөнгатулла Бекенин, Фәхриҗамал Утяшева, Гөлнур Хәйруллина, Клара Кучковская, «Әдәби Төмән» җитәкчесе Сәгыйт Сагитов һәм башкалар иҗатын, аларның тирән мәгънәле шигырьләрен безгә «Яңарыш» булмаса, кем җиткерер иде. Иҗат чишмәләрегез саекмасын, күренеклеләребез!
Шулай итеп, юбилеегыз, уртак бәйрәмебез котлы булсын! Һәммәгезгә исәнлек-саулык, уңышлы еллар һәм тормышыгызда ак бәхетләр юлдаш булсын. Тынычлыклар урнашкан илебездә якты хыялларны тормышка ашырып яшәргә насыйп итсен! Һәрберегезгә, «Яңарыш» хезмәткәрләре - Алсуга, Гөлнурга, Рәүфәгә, Нәсимәгә, Ларисага, Риммага, Ләйләгә, Диләфрүзгә, Наилгә, Найләгә һ.б. Аллаһы рәхмәте төшсен.
Милләтне дә сез яклаучылар, саклаучылар. Ышанам, тарих битләрендә аңа күрсәткән хезмәтегез эзсез калмас.
Халкым өчен сез хәзинә,
Халкым өчен сез алтын.
Онытмас сезне киләчәк,
Онытмас сезне халкым.
Ихлас котлауларымны Галия Абайдуллина сүзләре белән тәмамлыйм:
«Яңарыш»!
Син бит әле егет яшендә,
Йөзгә җиткәнче яшә,
Тиражың гел артып торсын,
Йөрәкләр шулай дәшә».
Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы.
Фото авторның архивыннан алынды.