Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Төмән татарлары өчен зур шатлык

последние и лучшие новости искусства в мире

Кайсы гына татар гаиләсе туй, никах өчен зур тантана залы эзләп, шәһәрнең төрле кафе, рестораннарында булмады икән. Нәкъ менә күп кеше сыйдырышлыны, татарның туган-тумачасы күп бит аның. Таба алмагач, күңеленә хуш килмәсә дә, берәрсен сайларга мәҗбүр булды. Ә инде соңгы елларда никах мәҗлесләре дә залларга күчә башлаганда, хәләл аш-су проблемасы алга килеп басты. Ләкин бу очракта гел Азат Булатов җитәкчелегендәге команда ярдәмгә килде. Алар, шулай ук, татар һәм мөселман чараларына да өстәл әзерләделәр. Монда оештыручыны һәм кунакларны аш-суның хәләл, мул, төрле, тәмле өстәлләрнең зәвык белән бизәлгән булуы җәлеп итте.

Ә соңгы көннәрдә тагын бер шатлыклы вакыйга булды: Заречный микрорайонында зур - 150-200 кеше сыярлык, милли бизәкле «Мирас» банкетлар залы ачылды. Бу да Азат Рифкать улының һәм ярдәмчеләренең тырышлыгы белән тормышка ашты. Тантанага шатлыгы белән уртаклашырга ул татар җәмәгатьчелеген, мөселман дини оешмалар вәкилләрен, эшмәкәрләрне, дусларын, туганнарын чакырды. Һәм тагын бер кабат үзенең бәйрәмнәр оештыру осталыгын күрсәтте. Монда барысы да алдан уйланылган: төрле чаралар алып барырга сәләтле 4 тамада, видеограф, фотограф, ВКонтактедагы төркеменә турыдан-туры эфир, җырчылар, биючеләр, милли ашамлыклар тулы өстәл, тере чәчәкләр, хәтта Казаннан татар эстрадасы йолдызы да чакырылган иде. Котлаулар вакытында өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков «Мирас»тагы аш-суның хәләл булуын раслап «Хәләл» сертификатын да тапшырды. «Мирас» пешекчеләре үзләренең югары дәрәҗәле осталар булуын раслап, бүләк итеп бирелгән нарат җиләгеннән (брусника) тиз арада пирог та пешереп чыгардылар.

37-43-25

- Безнең тарих 2012 елда «Сиббурмаш» заводы ашханәсен ачудан башланды, - дип сөйләп китте Азат Булатов. - Анда төрле чаралар үткәрдек. 2014 елда Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Кәримова мөрәҗәгать иткәч, үзәк белән эшли башладык. Шунда максатыбызны төбәгебездә хәләл индустрияне үстерү белән бәйләдек. Шул вакытта безгә өлкәбезнең мөселман Диния нәзарәте ярдәм итеп, аның каршындагы «Хәләл» комитеты сертификат бирде.

Без һәрвакыт төрле чаралар үткәрү өчен зур зал кирәк булуын истә тоттык. Һәм бу хыялыбыз тормышка ашты. Өлкәбездә яшәүчеләр өчен туй, никах, юбилей, корпоративлар, милли чаралар, Коръән ашлары булсынмы - барысын да «Мирас»та үткәрә алабыз. Тагын да бу залны конференцияләр, семинар, презентацияләр өчен дә кулланырга була. Барысы да бер урында булуы бик уңайлы. Бездә яхшы экраннар, тавыш бирү аппаратуралары бар. Шунда ук кофе-брейк, хәләл һәм милли аш та тәкъдим итәргә була. Тантананы оештырудан алып, ахырына кадәр ярдәм итүче теләсә кайсы һөнәр иясе дә бар безнең командада: визажистмы, чәч матурлаучымы, стилистмы, музыкант, алып баручы, видео-фотога төшерүче һәм башкалар.

47-44-25

Соңыннан сорашып белдем: әле милли аш-суларны заказ биреп кенә калмыйча, өйгә китертергә дә була икән.

Ачылу тантанасына әйләнеп кайтканда, шуны әйтәсе килә: Азат Рифкать улының әнисе Гөлсем ханым чыгышыннан сәләтле баласының әле мәктәптә уку елы буена өлкәбезнең дөньякүләм танылган «Формейшн Вера»» бию мәктәбендә шөгыльләнүен белдек. Бу күпне сөйли, характер ныклыгы да, башлаган эшне ахырына җиткерү осталыгы да, төгәллек тә, җитезлек тә һәм башкалар «Булатов» оешмасы җитәкчесендә җитәрлек. Әле тормыш иптәше Анастасиянең ярдәме белән таш таулар да киртә булмаячак.

Тамашада өлкәбезнең танылган композиторы Әмир Хәлидовка Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Мирас» тиз арада популярлык яулап өлгерде, төрле бәйрәмнәр оештырылып, теләүчеләр чираты да барлыкка килде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: тантанадан күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836