Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Яңарыш» - минем өметем!

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш» газетасы белән мин кечкенәдән танышмын. Ул минем тормышымның бер өлеше булып килә - кунак бүлмәсендәге яраткан диван яки өстәлдәге әбинең пешерелгән тәмле бәлешләре кебек. Чөнки безнең гаиләдә аны иң беренче чыккан елыннан, 1990 нчы елдан башлап яздыралар. Әти-әни, әби өчен «Яңарыш» бик әһәмиятле һәм якын. Әти еш әйтә: бу безнең татар телендә чыга торган бердәнбер басма, халкыбызның тарихы һәм тормышы. Мин башта аның әһәмиятен һич тә аңламый идем. Кечерәк чагымда аның рәсемнәрен карау гына кызыклы булса, соңрак мин аны өстәл өстендә күреп кызыксына башладым.

Бер көнне татар теле дәресендә кызыклы өй эше бирелде: безнең Төмән өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары турында материал җыеп, проект эшен язып килергә. Материал эзләгәнемдә, әти миңа «Яңарыш» газетасының бер санын алып чыкты. Шул вакытта минем күз алдымда бер дөнья ачылды! Газетада мин коры фактлар түгел, ә өлкәнең данлыклы кешеләре турында бик кызыклы, тулы информация таптым. Бу санны укып, тирәдәбездә нинди гаҗәеп һәм кызыклы кешеләр, вакыйгалар бар икәнлеген белдем. Хәзер мин әти-әнием ни өчен «Яңарыш» газетасын яратып укуларын аңлыйм. Миңa «Яңарыш» газетасы туган телемне онытмаска, яңa сүзләр белергә һәм үз гореф-гадәтләрем белән бәйләнешне сизәргә ярдәм итә. Бу минем әбием өчен төп яңалык чыганагы, әтием өчен уйлану сәбәбе. Ә минем өчен хәзер ул — укуымда файдалы ярдәмче һәм кызыклы уку әсбабы. Безнең өйдә мондый газета булуына бик сөенәм. Ул буыннар арасындагы күпер кебек: «Яңарыш» безне бергә җыя, укыганнан соң, һәркем үз фикерен әйтеп, бер-беребезнең дөньяга карашыбызны беләбез. Хәзер мин дә «Яңарыш»ның яңа санын көтеп алам.

Кадерле «Яңарыш», сине 35 еллык юбилеең белән котлыйм, рәхмәтемне белдереп, тагын күп-күп еллар безгә терәк булып баруыңны өмет итәм.

Әлфия Фазлуллина,
Түбән Тәүде районының Тарман урта мәктәбе укучысы.

37-7-25

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836