Эчтәлекле һәм файдалы чыгышлар белән

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсенең күп авыл мәчетләрендә, мәдәният йортларында сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәмнәре гөрләп бара.

Гадәттәгечә, Вагай округы, Баеш авылы мәчетендә ел саен диярлек Корбан ашлары, Рамазан айларында авыз ачу – ифтар мәҗлесләре, Гает бәйрәмнәре һәм Рабигыль-Әүвәл аенда Пәйгамбәребезгә багышланган чаралар кабатланып тора.

Менә быел да Баеш авылы мөселман дини оешмасының җитәкчесе Нурикамал апа Хучашева мәчет бинасында зур күләмдә бәйрәм ашы уздырды. Аның ышанычлы, тырыш һәм актив авылдашлары 2 сарык суеп, итле ашлар, бавырсаклар, пәрәмәчләр, җиләк-җимешләр, баллы чәйләр белән мул табын әзерләгәннәр. Кунаклар кайдан гына юк: Тубыл шәһәре һәм авылларыннан, Вагай, Яркәү округы авылларыннан һәм Төмән шәһәреннән дә вәкилләр булдылар.

Ошбу изге җыелышта Пәйгамбәребез турында Коръән китабыннан аятьләр, хәдисләр, ислам тарихы буенча темага кагылышлы бик эчтәлекле һәм файдалы чыгышлар, тәкъдимнәр яңгырады. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырган: «Кем минем өммәтем өчен 40 хәдис саклап калдырса, аңа Кыямәт көнендә әйтәчәкләр: «Жәннәткә, кайсы ишәгеннән телисең, рәхим ит, атлап кер».

Изге чара барышында үзләренең әһәмиятле чыгышларында Төмән шәһәреннән Әмир хәзрәт Балдин, Тубыл шәһәреннән Илфат хәзрәт Абдуллин, Яркәү округы, Яңа Кәешкүл авылыннан Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов һәм башкалар Мәүлид ае турында, бүгенге көндә халкыбыз өчен хак динебезнең актуаль булуы, балаларыбызга, яшьләребезгә дөрес тәрбия бирү, ватаныбызны, халкыбызны сөю, патриотик яктан да нык булу турында әйтеп киттеләр.

Онытылмаслык һәм вакытына туры килгән чараны югары дәрәҗәдә оештыручыларга, аш пешерүчеләргә, кунакларга, яшьләргә истәлекле китаплар, бүләкләр тапшырылды.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума