«Пыяла» татар ашлары йортында Рабигыль-әүвәл мөбарәк аенда «Уңган хатын-кызлар» клубы өчен рухи аралашу кичәсе узды. Төп оештыручысы булып клуб җитәкчеләренең берсе Хәлимә Фәйзуллина чыгыш ясады.
Бу күңелләрне бәрәкәт белән тутыру, салаватлар уку, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм тормышы турында нәсыйхәтле хикәяләр тыңлау һәм бер-беребезгә изге сүзләр әйтеп ярдәм итү өчен искиткеч мөмкинлек иде.

Кичә программасында: сирадан хикәяләр һәм Пәйгамбәр (с.г.с.) тормышы турында нәсыйхәтле риваятьләр, ислам тарихы буенча мавыктыргыч викториналар, традицион хатын-кыз баш киемнәре презентациясе.
Казан шәһәрендәге Россия ислам институты студентлары Гөлфирә Бикмуллина һәм Рабига Кәлимуллина чыгыш ясадылар.
«Уңган хатын-кызлар» клубы 3 ел Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшли. Хатын-кызлар клубында кызыклы кешеләр белән очрашулар уза, мастер-класслар үткәрелә, аның әгъзалары Сабантуй, «Дуслык күпере» һәм башка төрле чараларда волонтер буларак катнашалар.
Хәлимә Фәйзуллина билгеләп үткәнчә: «Клубның максаты — хатын-кызларыбызны берләштерү. Иң мөһиме — хатын-кыз сыйфатларын тәрбияләү, әхлакый-рухи нигезләргә өйрәтү, чөнки хатын-кыз ул — кыз да, ана да, хатын да, сеңел дә, дус та. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) хөрмәтенә үткәрелгән кичә шундый мөмкинлекләрнең берсе булды».
Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: очрашуда.