Сезне 36 яшегез белән котлыйм! Сезне мактый-мактый, сүзләрем дә җитеп бетми, «карлыгып ла бетә тамакларым»!
«Яңарыш»лыларым, бал кортлары кебек чыдамнарым!
Татар сулышына җан өргән,
Аның бөеклеген, эшчәнлеген киң яктырткан, рухын саклаган затлар сез, милләтнең йөзек кашлары.
Сезгә бетмәс-китмәс бәхетләр, саулыклар, яңадан-яңа дәрәҗәләр юлдаш булсын!
Сезне яратып Маслаудан Рәшидә апагыз Бакиева.