Якуб Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбендә беренче сентябрь – Белем көненә багышланган линейка узды. РФ гимны яңгыраганнан соң, тантаналы чараны мәктәп укытучысы Тәнзилә Тимканова башлап җибәрде. Укучыларны мәктәп җитәкчесе Альбина Азисова, Загваздино территориаль бүлеге башлыгы Сергей Кравцов, бәйрәм чарасына чакырылган ветеран укытучылар: РФнең атказанган укытучысы Хәмидә Речебакиева, бу мәктәптә күп еллар эшләгән, хөрмәт казанган педагогик хезмәт ветераннары Рәшидә, Төхватулла Фәйзуллиннар, Фәрзәнә Алыкова, Гөлчәчәк Чеботаева, Ниязбикә Хәбибуллина укучыларны яңа уку елы белән котладылар. Мәгънәле, эчтәлекле чыгышлар, теләкләр яңгырады. Халыклар бердәмлеге елында Россиядә төрле буын, төрле милләт вәкилләренең уртак максатлары, Ватаныбызның якты киләчәгенә ышаныч, туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләп татулыкта яшәүләрен теләделәр.

Белем көне бәйрәмчә матур, яңа уку елына старт алып, укучыларның, укытучыларның дулкынланулы чыгышлары, кунакка чакырылган ветеран укытучыларның теләкләре белән үрелеп барды. Яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлап, җылы теләкләр яңгырады, кунаклар уңышлар теләделәр.
Прииртышский урта мәктәбе филиалы Абалак урта мәктәбе мөдире, аның Хуҗайлан мәктәбе филиалы директоры Альбина Азисова: «Быел беренче сыйныфта бер укучы белем алачак. Мәктәптә нибары өч класс. Хуҗайлан мәктәбендә биш бала укый. Безнең мәктәптә аларга белем, тәрбия бирү өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Яңа уку елында илебездә миллионлаган укучыларга кагылачак зур үзгәрешләр булачак. Расписаниедә яңа мәҗбүри дисциплиналар барлыкка килде. Тарихка сәгатьтән артык вакыт биреләчәк. Мәктәпләрдә укучыларга үз-үзләрен тотышы өчен билгеләр кайтарылачак», – диде.
Хуҗайлан мәктәбе укытучысы Тәнзилә Тимканова укучыларына уңышлар теләде. Мәктәптә укучылар саны күп булмаса да, алар тырышлар. Монда укытучыларның максатчанлыгы, активлыгы, үз эшләрен яратып башкарулары сокланырлык. Тәнзилә Мөхәммәт кызы «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә һәм өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулаган укытучы. Бүгенге көндә Липецк шәһәрендә үтәчәк «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашырга әзерләнә.
Хуҗайлан мәктәбе укучылары да актив, иҗади бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар алалар. Мәктәп тарихы белән кызыксынган, укучыларын яратып эшләгән, балаларга тирән белем биргән җитәкчеләренә, укытучы апаларына яңа уку елында уңышлар телибез. Якуб Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбе тормышы яңа уку елында да кайнап торсын.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Белем көнендә..