8 сентябрьдә Россия Федерациясе халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм быел беренче тапкыр гамәлгә куелды һәм Президент Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Нәкъ шушы көнне Төмәндә «Нефтяник» мәдәният сараенда «Милләт горурлыгы–2026» VII Бөтенроссия премиясенең төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Премия этномәдәни үсешкә һәм Россия халыклары бердәмлеген ныгытуга шәхси өлеш керткән кешеләргә, коллективларга бирелә. Быел төбәктә 105 гариза кабул ителгән – бу үткән еллардагыдан күбрәк. Җиңүчеләр 8 номинация буенча билгеләнгән.

Тантанада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә лаеклы бәяләнде. «Россия халыкларының туган телләре» номинациясендә I дәрәҗә лауреат – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле, профессор Хәнисә Алишина, «Россия халыклары мәдәнияте» номинациясендә II дәрәҗә лауреат – Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге «Шытыр-шатыр» фольклор-этнографик ансамбле (Төмән округы, «Родонит» мәдәният һәм ял үзәге), III дәрәҗә лауреат – Лениза Хисмәтуллина (Заводоуковск), «Акыл буыны» номинациясендә III дәрәҗә лауреат булып Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Зөфәр Корманов танылды. Барысын да чын күңелдән тәбриклибез.

Бәйрәм көне уңаеннан милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре Александр Пушкинның «Руслан һәм Людмила» поэмасыннан «У лукоморья дуб зелёный…» юлларын үз туган телләрендә укыдылар. Бу – телләр көненә матур бүләк, бердәмлекнең үрнәге булды. Җирле коллективлар сәхнәдән матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.

Премия өч ел дәвамында Төмән өлкәсе хөкүмәте һәм Төмән өлкә Думасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Оештыручылар булып Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре буенча комитеты һәм «Россия халыклары ассамблеясе» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлекчәсе чыгыш ясый.
Хәзер округ этабы октябрьдә Чиләбедә узачак, ә федераль җиңүчеләр 5 ноябрьдә Мәскәүдә игълан ителәчәк.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрнең чыганаклары: Төмән өлкәсе хөкүмәтенең мәгълүмат үзәге, «Тюменская область сегодня» газетасы, Ләйсән Хөрмәтуллина.