Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

«Яңарыш»ка – 36 ел!

последние и лучшие новости искусства в мире

15 сентябрь – Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасы өчен иң кадерле көннәрнең берсе. Нәкъ менә шушы көнне, 1990 елда, аның беренче саны дөнья күрде. Газетаны булдыру һәм аны саклап калу – зур тырышлык, сабырлык һәм чиксез бирелгәнлек таләп иткән эш.

«Яңарыш»ның беренче редакторы Азат Сәгыйтовны 1990 елда өлкә башкарма комитеты карары белән Тубылдан чакырып, газетаны оештыру һәм җитәкчелек итү эшен тапшыралар. Азат Гыйззәт улы 15 ел дәвамында «Яңарыш»ны авырлыклар аша алып барды, ныклы коллектив туплады. Аның тырышлыгы белән газета үз вакытында чыгып килде, укучылар аны түземсезлек белән көтеп алдылар. Ул вафат булгач, эстафетаны тормыш иптәше Алсу Мөхәммәтәмин кызы кулга алды һәм бүгенге көндә дә газетаны уңышлы җитәкләп килә. «Яңарыш» даими рәвештә татар матбугаты арасында илкүләм бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулый. Аның актив хәбәрчеләре, даими укучылары бар.

Ай башында 2027 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды. Күп еллар буе редакция үз язылу бәясен күтәрмәде. Әмма «Почта России» хезмәтләренә бәяне даими арттыра барды, бу юлы да азга булса да өстәде. Шуңа карамастан, безнең тугры укучыларыбыз «Яңарыш» белән калачак, туган телләрендә газета уку мөмкинлеген ташламаячак дип ышанабыз.

Язылучыларыбыз белән булу – безнең өчен зур терәк. Сезнең ярдәмегез белән генә без яшәп иҗат итәбез. Шуңа күрә барыгызны да «Яңарыш» газетасына язылырга чакырам. Язылу – ул газетага тугрылык кына түгел, ә туган телебезгә, милли мәдәниятебезгә мәхәббәт билгесе дә. Безнең көчебез – сезнең ярдәмегездә!

Редакция исеменнән әлеге якты бәйрәм уңаеннан барлык тугры укучыларыбызны һәм актив хәбәрчеләребезне чын күңелдән котлыйм! Кадерле укучыларыбыз, сез булмасагыз, безнең эш мәгънәсен югалтыр иде. Сез һәр саныбызны көтеп аласыз, фикерләрегезне, теләкләрегезне җиткерәсез, безне дөрес юлдан барырга өйрәтәсез. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез!

Ә актив хәбәрчеләребезгә аерым рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Сез – безнең күзләребез һәм колакларыбыз. Авылларда, шәһәрләрдә булып торган һәр вакыйганы, шатлыклы яңалыкларны, изге эшләрне сезнең ярдәмегез белән генә без укучыларыбызга җиткерә алабыз. Сезнең язмаларыгыз – безнең газетаның җаны, аның байлыгы. Иҗади дәртегез сүрелмәсен, каләмегез очланган булсын, яңа уңышлар сезне көтсен!

Бергә булыйк, бердәм булыйк – туган телдә аралашуыбыз, милли мәдәниятебез мәңге яшәсен!

«Яңарыш»лылар.

 

 

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836