Сентябрь 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә эшләүче түгәрәкләргә сәләтле балалар туплау максаты белән 21 сентябрь көнне “Ачык ишекләр” чарасы оештырылды. Үзәк бинасында һәм урамда көне буе музыка тавышы тынмады. Килүчеләрне “оркестр кеше” Әбүзәр Миннебаев үзенең “Умай” ансамбле җырчылары белән җырлап-биеп каршылап тордылар. Биредә әти-әниләр тәкъдим ителгән 15 түгәрәктән балалары күңеленә хуш килгәнен сайлап алып, җитәкчеләре белән аралашып, аларның киңәшләрен тыңлап, килешү төзеделәр. Җырларга, биергә, төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнергә теләүчеләр “Илһам” уен кораллары (җитәкчесе Е.Володина), “Бәйрәм” җыр-бию (Г.Кәримова), “Аккош” бию (Е.Харламова), “Әпипә” уен кораллары (Е.Володина), “Татар халык уен кораллары” (Ә.Миннебаев) ансамбльләре түгәрәкләрен сайладылар.
Болардан башка биредә “Көрәш”, “Декоратив-кулланма сәнгать”, “Хәрәкәт” яшьләр театр студиясе һәм “Туган телем” түгәрәкләре дә эшли. Күңелләренә хуш килгән түгәрәкләрне сайлый алмыйча, икеләнгәннәр өчен һәр түгәрәк җитәкчесе хезмәт нәтиҗәләрен матур концерт программасында күрсәтте. Концерт барышында шәһәр Думасы депутаты Юрий Баранчук үзәк хезмәткәрләренә өлкә Думасы һәм шәһәр Думасы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. “Ачык ишекләр” көне күңелле, оештырылган рәвештә узды. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.