#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Муллашах открылся долгожданный пожарный пост. Постның ачылуын монда күптәннән көттеләр. Авыл федераль трассадан һәм яшәү пунктларыннан еракта урнашкан, чарадан тыш хәлләр килеп чыккан очракта бирегә җитешергә ерак. Хезмәтне үтәү өчен пост кирәкле әйберләр: янгын-техник кораллар, коткару киемнәре һәм башкасы белән җиһазландырылган. Тиздән коткару кораллары кайтачак, шәхси составны юл-транспорт һәлакәтләрендә беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәтәчәкләр. 2009 елда Муллаш авылында 3 бала янып үлде, алар өйдә үзләре генә булганнар.

* * *

Упоровский, Тюменский и Заводоуковский районы лидируют в уборке картофеля и овощей. Плантацияләрдәге бәрәңгенең уртача уңышы – гектарыннан 260 центнер, яшелчәләрнең – гектарыннан 400 центнер. Өч район-лидер елдан-ел регионда яшелчәләр буенча алдынгылыкны башкаларга бирми. Өлкәдә 74 авыл хуҗалыгы предприятиесе яшелчәләрне җыюны тәмамлады, инде башкаларга ярдәм итә. Бөртекле һәм кузаклыларны уру буенча лидер – Сладковский районы. Шулай ук Упорово, Армизон районнары да калышмыйлар. Хәзердән үк прогноз биреп була: уңыш былтыргыдан күпкә артык чыгачак. Кырлардан барлыгы бер миллион тонна бодай урылды, тагын чама белән 40% уңыш җыясы бар. Губернатор В.Якушев игенчеләрне чын күңелдән котлады.

* * *

Межрегиональная выставка АПК прошла на высоком уровне. Урал федераль округы буенча VIII регионара агропромышленность күргәзмәсендә Төмән өлкәсе предприятиеләре 200 бүләкнең 73ен яуладылар (гомуми исәптән 37%). Инде киләсе күргәзмә Курган өлкәсе территориясендә үткәреләчәк.

* * *

Современный молочный комплекс достраивают в Голышмановском районе. Бүгенге көндә комплексның биш меңнән артык эре мөгезле терлеге бар. Фермалар кырыс Себер климатын исәпкә алып, иң заманча авыл хуҗалыгы технологияләре белән ясалган. Сыерлар асрала торган биналарда оптималь температура, күп һава, кояш. Сыер саву залында “Карусель” төрендәге үз теләгең белән сыер саву системасы урнаштырылган. Терлекләрне тукландыру, аларны карау буенча алдынгы технологияләр кулланыла. Бүгенге көндә актив рәвештә сөт комплексының яңасын төзиләр. Ул терлекләрне тагын бер мең баш сыерга арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

* * *

Нижнетавдинский фермер обеспечивает тюменцев овощами. Кишернең иң күбе районда Илчибакиевның крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында үсә. Түбән Тәүде районы аграрийлары сентябрь башында ачык туфракта үсүче яшелчәләрне җыю буенча регионда беренче урынга чыктылар. Диңгезче күп кенә еллар элек Мурманск шәһәреннән гаиләсе белән туган җире Тарманга кайта. Бүгенге көндә фермерның 100 гектар чәчүлек җире бар. 70 гектары бодайга, 30 гектары бәрәңге белән кишергә бирелгән. Быел 20 гектар кишер җыелган, уңыш – гектарыннан 134 центнер. Илчибакиев кишернең аеруча өч сортын өстен күрә: баллы, эре Шантоне Рояль, уртача уңучы Ниокс һәм көз патшасы Королева. Фермер яшелчәләрне сеткаларга тутырыр өчен 20 хезмәтчене яллый. Тауарны өлкә үзәгенең базарларына, сәүдә үзәкләренә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә тапшыра. Яшелчәләрне бик теләп алалар. Илдар Илчибакиевны Ямалда да яхшы беләләр, төньяклылар бер алуда 10 тонна төяп китәләр. Егет яшелчәләрне үзе ясаган табигый ашламалар белән тукландыра.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836