#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Этнос” үзәгендә бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

38-113 сентябрь көнне Төмән шәһәренең “Этнос” балалар үзәгендә балалар өчен Корбан бәйрәме уздырылды. Чараның максаты турында үзәк җитәкчесе урынбасары Рәчига Фәйзуллина: “Яңа уку елында үзәк тарафыннан оештырылган беренче чарабыз Корбан бәйрәме көннәренә туры килү сәбәпле, без балаларга “Россия мәдәнияте” программасына таянып, Корбан бәйрәме турында сөйләп, аларны ислам дине белән таныштырдык. Ә дәресебезнең төп максаты: Ислам дине – бердәмлеккә, тынычлык яратырга, миһырбанлылыкка, юмартлыкка өндәүче дин икәнен балаларга аңлату һәм төрле милләт балалары арасында дуслык-татулык булдыру, дингә, мәдәнияткә, туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

Бүгенге чара безнең даими спонсорларыбыз – Мөнирә апа һәм Реваль абый Хөснетдиновларның матди ярдәмнәре белән оештырылды. Билгеле булганча, кунакларны сыйлаган тәмле шулпа ашын алар китергән корбанлык иттән пешердек, өстәлләргә куелган ризыклар, балаларга өләшкән күчтәнәчләрне дә алар бүләк иттеләр. Форсаттан файдаланып, үзәк исеменнән Хөснетдиновлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде. Укучылар, ата-аналар һәм кунаклар әзерләнгән табын каршына килеп утыргач, Әлфинур Касыймова Корбан бәйрәменең тарихын сөйләде. Һәм укучы Әмир Юлдашев “Фатиха” сүрәсен укыды. Бәйрәм белән кунакларны “Вайнах“ чечен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Албек хаҗи Мусалиев котлады. Ул балаларның ислам дине буенча белемнәрен тикшереп, берничә сорау биреп, канәгатьләндерерлек җаваплар алды. Тәбрикләү сүзләрен җырчы-шагыйрә Мөнирә Хөснетдинова да җиткереп, үзе иҗат иткән берничә җырын башкарды. Җырчы һәм спонсорга “Этнос” үзәге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Әлфинур Касыймова балаларның белемнәрен тикшереп, Корбан бәйрәме турында викторина оештырды. Бәйгедә укучылар бик теләп катнаштылар һәм бүләкләр оттылар. Чара барышында Минтимер Нәфыйков сәнгатьле итеп татар телендә, ә Ната Магамадова чечен телендә шигырь сөйләделәр. Селима Архиева үзенең моңлы тавышы белән матур җырлар башкарды. Аннары үзәк хезмәткәрләре кунакларны тәмле шулпа белән сыйладылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836