“Хәбәрсез югалды” исеме алынды

последние и лучшие новости искусства в мире

38-1119 сентябрь көнне иртәнге сәгать 9да Төмән шәһәренең Хәтер мәйданында эзтабарлар Бөек Ватан сугышы солдаты Назыйр Баязитовның җәсәден туганнарына тапшырдылар. Тантаналы митингта сугышчының онык-нәбәрәләре, якташлары, Тубыл районы хакимияте һәм Төмән өлкәсе хәрби комиссариаты вәкилләре, эзтабарлар отрядлары катнаштылар.

   Назыйр Басыйр улының җәсәде 30 июньдә Санкт-Петербург шәһәренең Колпинск районындагы "Изге Георгий" эзләнү берләшмәсендә катнашучылар тарафыннан табылган. Назыйр Баязитовның Тубыл районы, Күкрәнде авылыннан 1841 нче елның 29 нчы августында Байкалово хәрби (ул чакта Омск өлкәсе) комиссариаты тарафыннан фронтка чакырылганы һәм аның 1941 елның декабрь аенда Ленинград өчен барган каты сугышларда һәлак булганы ачыклана.

“1938-1939 елларда хуҗалыкларның төп җитештерү күрсәткечләре" дигән хуҗалык кенәгәсеннән алынган мәгълүматларда: “ Күкрәнде авылында төзелгән "Кызыл Октябрь" колхозында колхозчы Назыйр Баязитов гаилә башлыгы булган. 38-10Аның белән тормыш иптәше Нәгыймә Маликовна (1906 елгы), балалары: кызлары Сатимә (1930 елгы) һәм Тәнзилә (1934 елгы), улы Рәис (1938 елгы) яши”, - дип белдерелә. Документта гаилә башлыгының белемле кеше булуы күрсәтелә. Эзтабарлар һәм Кутарбитка авыл җирлеге хакимияте вәкилләре көче белән солдат Баязитовның туганнары да табыла. Митинг барышында өлкә эзтабарлар үзәге җитәкчесе Артур Ольховский якыннарына Назыйр Баязитовның үлем медальонын һәм архив документларын тапшырды. Солдатның онык-нәбәрәләре эзтабарларга, гәүдәсен туган якка кайтаруда ярдәм күрсәтүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерделәр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума