Материалы

Озак яшә, сөекле әниебез!

последние и лучшие новости искусства в мире

38-1Безнең әни - Рәшидә Шәрәфулла кызы Зәнкиева 1929 елның 20 сентябрендә Төмән өлкәсенең Ялутор районы, Бумаер авылында туа.

Аның балачагы һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр вакытта уза. Тәрбияләүдә әтисе ягыннан әбисе зур роль уйный. Ул көн саен йоклар алдыннан яраткан оныгына әкиятләр укый, гыйбрәтле хикәяләр сөйли, догалар өйрәтә. Кызганыч, 75 яшендә әби вафат була. Бу авыр югалтудан тыш, 10 яшендә әни әтисез калган. Хәдичә әби сугыш елларында берүзе өч баланы (әниебез, аның сеңлесе Сания һәм энесе Илдар) үстергән.

Ул вакытта күпләр ачлыктан үлә. Безнең әбиебезгә хезмәт сөючәнлеге һәм сыер асравы ярдәм итә. Сөттән алынган майны фронтка озату өчен тапшырганнар, ә майсыз сөтне балалар көн саен эчкәннәр.

Белемгә сусау, табигый сәләтлелек әнигә укырга һәм урта белем алырга мөмкинлек бирә.

Аслана мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1948 - 1950 елларда әни пионервожатый булып эшли. Аның укытучы булу хыялы тормышка аша, ул Тубылга китеп, 1948 елда педучилищены тәмамлый һәм башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге ала.

Алга китеп шуны әйтеп үтәсем килә, әтиебез Якуб Камали улы Зәнкиевта кияүдә булганда, балалар әнисе 1953 елда көндезге бүлеккә укырга керә, ә 1957 елда Тубыл педагогия институтын тәмамлый, татар теле, әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Башта бу фәннәрне Хуҗайлан мәктәбендә алып бара, соңрак шунда ук тәрбияче булып та эшли.

Институтта укыган елларын, яраткан укытучылары Фәрит Хатыйпов, Гомәр Саттаров, Дмитрий Копылов һәм башка бик күпләрне, бигрәк тә кураторы Фатыйма апа Галиәкбәрованы, әни сагынып искә ала.

Әнинең авырлыктан курыкмыйча, элеккеге никахтан өч улы булган әтигә кияүгә чыгуы сокландыра һәм хөрмәт уята.

Аның сүзләренә караганда, ул язмышын Бөек Ватан сугышында катнашкан, соңыннан әни ярдәме белән Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, «Иртеш таңнары» роман-дилогиясе, «Ялкыннан өтелгән мәхәббәт» повесте (татар, аннары рус телләрендә), күпсанлы мәкаләләр һәм хикәяләр авторы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, әдәбият өлкәсендә Г.Тукай дәүләт премиясе лауреаты булган легендар әтиебез белән бәйләвенә беркайчан да үкенми.

Изге күңелле, якыннарына мәхәббәте ташып торган, искиткеч намуслы, зирәк әтиебезне очратуы өчен әниебез язмышына рәхмәтле.

Әти-әнинең гаилә тормышы бик бәхетле булган. Алар безгә, үз балаларына карата таләпләрдә дә бердәм иделәр. Әни һәрвакыт әтигә ярдәм итте. Аларның бер-берсенә карата мәхәббәте һәм хөрмәте гаиләләрдә үзара мөнәсәбәтләр булдыруда үрнәк булып тора.

Без аларны хөрмәт иттек, яраттык, тыңладык. Гаилә учагын саклаучы әнигә үзенең мәхәббәте, зирәклеге, бетмәс-төкәнмәс игелеклелеге, ярдәмчеллеге, хезмәт сөючәнлеге, игътибарлылыгы белән әтиебезне бәхетле итә алганы, үзе дә бәхетле тормыш кичергәне өчен без бик рәхмәтле. Алар белән бергә без дә, аларның балалары да, соңрак оныклары Һәм оныкчыклары да бәхетле идек.

Безнең йортыбыз кунаклар белән тулы иде. Җәен 17 кешегә кадәр җитте: әти ягыннан туганнарның балалары безнең белән бергә яшәде, ә әни һәрвакыт шатланып бакча нигъмәтләре, бал, сөт, каймак, катык, май, яңа пешкән икмәк, пилмән, баурсак, пәрәмәч һ. б. тәм-томнар белән сыйлады.

Әниебезнең юмартлыгына гаҗәпкә каласың. Әйтик, без кәбестәне гаилә әгъзаларына гына түгел, чиләк белән туганнарга өләшү өчен дә тозлый идек.

Әтинең барлык эшләрендә, аерым алганда, әдәби әсәрләр язганда төп киңәшчесе дә әни булды. Филологик белем, фикерләрне матур итеп төзи, анализлый, чагыштыра белү сәләте соңрак аңа шигъри иҗатында ярдәм итте. Әти әнинең киңәшләрен бәяли һәм рәхмәт әйтеп кулъязмаларында төзәтмәләр ясый.

Әниебезнең тәрбияләү сәләтенә дә шикләнергә туры килми. Гаиләдә җиде бала үстерү, алар өчен үрнәк булу, ярдәм итү, киңәш, лаеклы белем бирү һәркемгә дә бирелмәгән.

Укучыларның абруйлы, үз фәнен тирәнтен белүче, материалны кызыклы итеп аңлата алган, дәресләрне стандарт булмаган рәвештә үткәргән искиткеч укытучысы иде ул.

Пенсиядә әни шигырьләр яза башлады. 2001 елда әтигә, балаларына, оныкларына, туганнарына, дусларына, хезмәттәшләренә, «Яңарыш» газетасына һ.б. багышланган 80нән артык шигырен берләштерүче «Әбием сабаклары» җыентыгы дөнья күрде.

Инсультлар кичерүгә карамастан, 90 яшен каршы алырга әзерләнгән әниебез күңелле, шат булып кала, безгә аның белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Озак яшә, сөекле әниебез!

Алсу ШӘИПОВА, Тубыл шәһәре.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума