Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские птицефабрики смогут поставлять продукцию на Ближний Восток. Россия делегациясенең Согуд Гарәбстанына барып кайтуы Төмән кошчылыгына яңа мөмкинлекләр ачты. Эр-Рияд шәһәренә РФ авыл хуҗалыгы министры Д.Патрушев һәм башка делегация әгъзалары визит ясаганнарында Согуд Гарәбстанына үз продукцияләрен җибәрүче кошчылык оешмаларның исәбен арттыру турында сүз барды. Төмән кошчылык фабрикалары продукцияләреннән тыш Якын Көнчыгыш сатып алучыларына органик ашлама да тәкъдим иттеләр. “Фарсы култыгында туфрак мәсьәләсе авыр, анда ком, кош тизәгеннән ясалган коры органик ашлама экспорт өчен яхшы позиция булачак”, - диде “ПРОДО “Төмән бройлеры” кошчылык фабрикасы директоры О.Величко.

* * *

Евгений Воробьев стал новым председателем координационного совета национальных объединений региона. Милли оешмалар лидерлары Төмән өлкәсе милли иҗтимагый берләшмәләр һәм милли-мәдәни автономияләр координацион советының яңа рәисен сайладылар. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсе буенча, совет башлыгы итеп бертавыштан “Тубыл якташлыгы” Төмән шәһәре иҗтимагый оешмасы рәисе, “Рус мәдәнияте җәмгыяте” Төмән өлкәсе иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Евгений Воробьев сайланды. Евгений Михайлович консультатив-киңәшү органын өч ел җитәкләячәк. Советның төп мәсьәләсе – Россия милләте бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыклары этномәдәниятен үстерү, Төмән өлкәсендә милли һәм этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, ксенофобия һәм милли экстремизмны профилактикалау.

* * *

Урожайность картофеля в Тюменской области превышает прошлогодние показатели. Өлкәдә бәрәңге уңышы гектардан 282 центнерны узды. Бүгенге көндә 57,5 мең тонна алынган, кышын саклауга 27 мең тонна салынган. Бу нәтиҗә соңгы 2 ел күрсәткечен уза. Алдынгы позицияне Заводоуковск, Төмән, Түбән Тәүде районнары ала. Себер һава торышы кыр эшләрен югары дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлекләр бирә. Бөртеклеләр һәм кузаклылар 702 мең тонна урылды. Уңыш – гектардан 26 центнер. Ачык туфрактан 7,8 мең тонна яшелчә җыелды. Уңыш – гектардан 395 центнер.

* * *

В тюменской поликлинике появилось медико-социальное отделение для детей. Төмәннең 5 нче поликлиникасында “Сакчыл поликлиника” проектын реальләштерү кысасында регионда беренче балалар өчен медик-социаль ярдәм бүлеге ачылды. Поликлиника хезмәткәрләре көче белән МСЭ үтү өчен документлар рәсмиләштерү процедурасы гадиләштерелде. Мондый пациентларны табиблар башка авырулардан аерым кабул итәләр. Консультация алу башка медицина оешмаларында вакытны 7 көнгәчә, медик-социаль экспертизага документлар җыюны 35 көнгәчә кыскарта.

* * *

Подвижной маммограф поможет сохранить здоровье жительниц региона. Медицина шәһәре белгечләре карамагында хәрәкәт итүче маммограф барлыкка килде. Ул авыл юлларында да үтеп керә алырлык автомобиль базасында монтажланган. “Сәламәтлекне саклау” милли проектын реальләштерү кысасында сатып алынган мобиль комплекс аша маммологик тикшеренүне регионның ерак төбәкләрендә яшәүче хатын-кызлар да үтә алачаклар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума