Материалы

“Яңарыш” - татарларның яраткан газетасы

последние и лучшие новости искусства в мире

38-1Мин - бердәнбер “Яңарыш” татар өлкә газетасының күптәнге әбүнәчесе, аны оешканнан бирле алдырам, өстәвенә, үзем дә редакция белән актив хезмәттәшлек итәм. Хәзер «Сельский труженик» район газетасы күзәтүчесе булып эшлим, шуңа күрә ике газета да миңа кадерле. “Яңарыш” газетасы татарларның тормышы, проблемалары, өлкә күләмендә төрле тармакларда ирешкән уңышлары турында сөйли. Аның аша без сәяси, икътисади, рухи өлкәләрдәге яңалыкларны беләбез.

Агымдагы елның 15 сентябрендә “Яңарыш” үзенең 30 еллык туган көнен билгеләп үтте. Газетаның барлык укучылары да милли басмабызның татар халкының милли мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен торгызуда, саклауда һәм үстерүдә ролен югары бәялиләр. «Яңарыш» татарларның үзенчәлеген, традицион кәсепләрен саклап калырга, рухи кыйммәтләрне, төрле милләт халыкларының дуслыгын ныгытуга ярдәм итә. Динне торгызуда һәм яшь буынны намуслылык, әдәплелек, туган якка мәхәббәт рухында тәрбияләүдә аның роле зур. Бу һәр татар гаиләсенә якын булган, түземсезлек белән көтеп алынган яраткан газетабыз.

Беренче мөхәррир Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов «Яңарыш» өлкә газетасына нигез сала. Бүген иҗади редакция коллективы аның эшен уңышлы дәвам итә. Азат Сәгыйтов белән Вагай татар мәдәнияте фестивальләрендә, Сабантуйларда, Кече Уват авылында яңа башлангыч мәктәп ачуда һәм башка өлкә чараларында күп тапкырлар очраштым. Ул газетаның роле, редакция коллективының эше турында мавыгып сөйләде. «Яңарыш» белән нәкъ менә ул мине хезмәттәшлек итәргә этәргеч бирде дип уйлыйм. Аның сүзләре истә калды: «Фатыйма ханым, якташларыгызның тормышы, Вагай районы яңалыклары турында языгыз. Сезнең яхшы килеп чыга». Газета редакциясендә бүген иҗади, мавыгучан, профессиональ коллектив эшли.

“Яңарыш” әңгәмәдәшем, киңәшчем, дустым булды. Миңа танылган, күренекле кешеләр, авыл халкының һәм шәһәрлеләрнең тормышы һәм уңышлары, хакимият структуралары эшчәнлеген һәм мәдәни чараларны яктырту турында кызыклы мәкаләләр ошый. Газета битләрендә һәрвакыт яңалыклар табарга, яңа дуслар һәм авторлар белән танышырга, үзеңнең иҗади сәләтеңне дә сынап карарга мөмкин. Әгәр тормышыбызны яктырткан мәкаләләр язсак, ул тагын да кызыгырак булыр иде.

Бүген «Яңарыш» газетасының тиражы 2493 данә тәшкил итә. 2021 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу бәясе - 6 айга - 375 сум 06 тиен, 3 айга – 187 сум 53 тиен, 1 айга - 62 сум 51 тиен. Бөек Ватан сугышы ветераннары, 1 һәм 2 группа инвалидларга ташламалы язылу - 325 сум 68 тиен. Индексы - ПР750. Газетага электрон вариантта да язылырга мөмкин: 6 айга - 210 сум, бер елга - 420 сум.

Безнең районда соңгы елларда «Яңарыш» газетасын 400гә якын гаилә ала. Ә бит татарлар халыкның 42 процентын тәшкил итәләр. Тугыз, Карагай, Бегишево, Шестовое авыл җирлекләре халкы татар газетасына аеруча актив языла. Игелекле иганәчеләр, эшмәкәрләр ташламаларга ия булучыларга, күп балалы гаиләләргә бушлай язылу бүләк итәләр. Ә бит күбебез әти-әниләренә, туганнарына, күршеләренә, дусларына шундый сюрприз ясарга мөмкин. Алар сезгә бик рәхмәтле булачак.

«Яңарыш» - ул татарларның яраткан газетасы. Газетабызга 2021 елның беренче яртыеллыгына вакытында язылу рәсмиләштереп, ярдәм күрсәтик! Бу 30 еллык юбилейга менә дигән бүләк булачак. Безнең газета яшәсен һәм үссен, ул кызыгырак һәм кирәкле булсын. «Яңарыш» газетасы редакциясе коллективы киләчәктә дә татар халкына оператив һәм дөрес хезмәт итәргә әзер. Газетаның данлы хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, кызыклы вакыйгалар, очлы каләм, укучыларның мәхәббәтен һәм киләчәктә уңышлар телим.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума