#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменцы смогут получить бесплатную консультацию психолога. Төмән халкына “МыРядом2020” ашыгыч психологик ярдәм белгеченнән түләүсез консультация алырга мөмкин. Шәһәрдә 8 (345) 265-90-14 кайнар линия телефоны булдырылды. Элек мондый ярдәмне кәрәзле телефон номеры аша гына алырга мөмкин булган. Хәзер Төмәндә, шулай ук Россия Федерациясенең тагын тугыз шәһәрендә турыдан-туры шәһәр номерлары булдырылды. “МыРядом2020” проекты быел язын старт алды. Ул пандемия башлангач, мохтаҗларга ярдәм итү максаты белән оештырылды. Биш ай эчендә волонтер-психологлар 700дән артык гариза эшкәрткәннәр, 1 500 консультация үткәргәннәр.

* * *

В Тюменской области восстанавливают леса. 2020 ел башыннан регионда урман янгыннарыннан зарар күргән участокларда, шулай ук кискән урыннарда 15 миллионнан артык ылыслы агач утыртылды. Моның турында өлкә губернаторы Александр Моор хәбәр итте. Ул ел азагынача тагын 3 миллионга якын үсенте утыртылачак дип өстәде. Урманнар Төмән өлкәсенең 60 %ка якын территориясен били.

* * *

В Тюмени открыли новый детский сад. 141 нче балалар бакчасының “МАМАнтенок” исемле өченче корпусы эшли башлады. Ул Ямальский микрорайонында Николай Ростовцев урамында урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы – 5,8 мең квадрат метр. Ул “Демография” милли проекты кысасында 9 айда салынды.

* * *

Трое тюменцев стали победителями конкурса «Лидеры России». Финалга чыгучыларга уку өчен 1 миллион грант каралган. Бәйгедә илнең 54 регионыннан, Белоруссиядән, Украинадан 300 кеше катнашты, 107 конкурсант җиңүче булды. Безнең өлкәдән җиңүчеләр арасында “СИБУР Тубыл” оешмасыннан җитәкчеләрнең берсе – Станислав Зәйнулин.

* * *

Арт-объект в виде сельскохозяйственного комбайна откроют в Тюмени. Сүз август азагында Гилево боҗрасында барлыкка килгән төзекләндерү элементы турында бара. Топиари стилендә эшләнгән һәм чәчәкләр, яктылык элементлары белән тулыландырылган Арт-объект “Юбилейный” агрохолдингыннан шәһәргә бүләк. 8 метр киңлектәге, 6 метр озынлыктагы комбайн – игенчеләрнең хезмәте символы. Аның функциясе – аграрийларның хезмәтенә игътибар җәлеп итү.

* * *

“Тюменский сыр – заслужил награду конкурса «Лучший сыр России – 2020». Төмәннең сыр кайнатучылары ел саен үткәрелә торган “Сыр! Пир! Мир!” исемле гастрономик фестивальдә катнаштылар. Быел ул Мәскәү өлкәсенең Дубровск авылында оештырылды. Анда Россиянең 40 регионыннан 400гә якын сыр, шәраб җитештерүче, фермерлар үз продукцияләрен алып килгәннәр. Алар арасында Төмәннең “Siньор” Джованни” сыр җитештерүчесе дә бар иде. Нәтиҗәдә, “Тиешенчә әзерләнгән” категориясендә көмеш медальне Төмән җитештерүчесеннән пармезан яулады. Жюрида Россия, Франция, Швейцария һәм Бельгиядән 80 чимал эксперты булды.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836