Дөньякүләм акциядә Төмән дә катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

38-1“Татарча диктант” татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе Төмән өлкәсендә беренче тапкыр 2016 елда уздырылды. Ул вакытта Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә башка шәһәрләрдәге катнашучыларны да сәламләп үткән идек.

Быел 11 сентябрьдә Төмәндәге “Анталья” кафесының матур банкет залында булды ул. Анда төрле өлкәләрдә эшләүчеләр, төрле яшьтәгеләр катнаштылар. Ел саен килүчеләр дә бар.

Төп оештыручы - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе санитар-эпидемиологик хәлне күздә тотып, һәркемдә маска һәм дистанция булуын истә тотты. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, татар яшьләре берлеге һәм Төмән дәүләт университетының себер татарлары телен һәм мәдәниятен өйрәнү секторы ярдәмендә, өлкәнең татар матбугаты: “Яңарыш” өлкә газетасы, “Яңа сулыш” телетапшыруы һәм “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының Төмәндәге корпункты белән бергә “Российская газета”, “Тюменский курьер” газеталары журналистлары яктыртуында әзерләнгән матур чараны бик яраталар безнең төбәктә.

“Татарча диктант” — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүне максат итеп куйса да, күпләр анда аралашу, үзен татар мохитендә тою, мәктәп партасы артында утырган елларын искә төшерү өчен килә.

Чараны яшьләр белән эш итүче Сәет Тузмөхәммәтов акция турында аңлату белән башлап җибәрде. Аннары җирле шагыйрь Хәлил Әйтмөхәммәтов бу көнгә багышланган шигырен укыды. Төмән дәүләт университетының себер татарлары телен һәм мәдәниятен өйрәнү секторы җитәкчесе Хәнисә Алишина диктантның авторы Ибраһим Сәләхов белән таныштырып, текстны бер кабат укып чыкты, авыр сүзләргә тукталып үтте. 38-3Һәркем аның оста итеп укуына сокланып, рәхәтләнеп язды.

Соңыннан сюрприз әзерләгән оештыручылар. Өлкә татар автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина белән башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Алтынгузин лотерея уйнатып, өлкәбез авторлары һәм күренекле шәхесләр турында язылган китапларны җиңүчеләргә, ягъни һәр катнашучыга тараттылар.

Татарча яңа сүзләр өйрәнеп, аралашып, теләгән кеше чәйләр эчеп (ни дисәң дә – кафеда бит), китаплы да булып таралыштык. Ә билгеләргә килгәндә, алар тиздән хәбәр ителәчәк, алдан ук, 2ле куелмаячак, диделәр, хәер, анысы мөһим дә түгелдер инде аның.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума