Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мин күзәтүче

последние и лучшие новости искусства в мире

38-33“Бу көннәрдә Дәүләт Думасына һәм Төмән өлкә Думасына сайлаулар бара. Минем бу җәһәттән үз фикерем бар һәм нәкъ менә шуңа күрә дә быел мин бу процессның барышын үзем карарга булдым. Ягъни күзәтүче мин. Безнең өлкәдә алар барлыгы 3 000 кеше һәм бөтен ил буенча 500 000. Мин, әлбәттә, сайлауларның гаделлеге һәм үтә күренмәлелеге өчен. Авылымда эшлим.

Сайлауларның 3 көн буе узуын хуплыйм -бу уңайлы һәм куркынычсыз, чөнки кешеләрнең бергә туплануын булдырмаска ярдәм итәчәк. Шулай ук өстәмә куркынычсызлык комиссиясе әгъзаларының коронавирустан вакциналаштырылган булуы да яхшы. Участоклар шәхси саклану чаралары: термометрия, тавыш бирү өчен бер тапкыр кулланыла торган ручкалар, битлек белән тәэмин ителгән.

Безнең 1946 нчы сайлау участогы (Төмән районы, Муллаш авылы) 3 нче көн штат режимында эшли. Участокка килә алмаучыларга, пенсионерларга өйләреннән тавыш бирү мөмкинлеге бар”, - дип язып бара үзенең социаль челтәрләрендәге битләрендә Фиала Вәлиева.

http://www.tyumen.vybory.izbirkom.ru/region/tyumen/?a.. Барлык участокларның да телефоннары бар монда.

Сайлаулар 3 көнгә билгеләнсә дә, күп участокларда 2 көндә үк килүчеләр саны 60-70 процентка җитте. Мәсәлән, миңа шимбә көнне Түбән Тәүде районының Тарман авылында булырга туры килде. Мәктәптә урнашкан 1328 нче сайлау участогында комиссия әгъзалары үзләре генә иде. 591 сайлаучыдан 332се үз тавышларын бирделәр инде, - диделәр алар. Беренче тапкыр гражданлык бурычларын 4 кеше үтәргә тиеш икән. Районда барлыгы 19102 сайлаучы бар. Һәркемнең температурасын үлчәп, кулын дезинфекцияләп, ручка, битлек биреп кертәләр. Паспорт белән генә бюллетеньнәр бирәләр. Бер бүлмәдә викторинада да катнашырга мөмкинлек бирелә. 18 сентябрьдә төштән соң кыйммәтлерәк бүләкләре юк иде инде. Алдан килгән - урын өчен, диләр бит, монда бүләк өчен булып чыккан.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836