Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Муфтий Тюменской области беседовал со студентами об экстремизме. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Төньяк Урал дәүләт аграр университеты студентлары белән очрашты. Ул рухи кыйммәтләрн турында вәгазь сөйләде, балаларны ялган дини төркемнәр тарафыннан мөселманлыкны дөрес аңламаудан саклау өчен әңгәмә үткәрде. Чара Бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш көненә багышланды. Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча соңгы елларда Төмәннең студентлар мохитендә мөселман динендәге илләрдән килгән яшьләр саны арткан. Зиннәт хәзрәт Садыйков ислам динен тотучы яшьләр белән мондый әңгәмәләр кору бик мөһим дип саный.

* * *

Полторы тысячи тюменцев приняли участие во всероссиской акции “Сохраним лес”. Мондый масштаблы экологик проектка региональ урманчылыклар һәм 22 өлкә көньягы муниципаль районнар кушылды. Винзили урманчылыгы участогында 70 мең нарат үсентесе хәстәрләнде. 16 гектар мәйданда яңа ылыслы агачларны регионның башкарма һәм закон чыгару хакимияте вәкилләре, эре промышленность предприятиеләре хезмәткәрләре, казаклар, студентлар, битараф булмаган гражданнар утыртты. Акциядә губернатор Александр Моор катнашты. “Урманны яңадан торгызу чаралары язын үткәрелә, агачларда яфраклар атканчы яисә көзен, салкыннар башланганчы. Хәзер нарат үсентеләре тыныч хәлдә, шуңа күрә киләсе кышны яхшы кичерерләр дип өметләнәбез. Норматив буенча бер гектарга 400ләп ылыслы токым үсенте утыртыла”, - дип билгеләп үтте Левашово урманчылыгы участогы башлыгы Радик Миргалиев.

* * *

В Тюменской области завершили работу два моногоспиталя. Эпидемиологик хәлне тотрыкландыру тенденциясенә бәйле рәвештә мондый карарга килделәр. Төмәннең “Родник” реабилитация үзәгендә, Ялуторның “Светлый” санаториенда моногоспитальләр эшләрен туктаттылар. Бу икенче дәрәҗәдәге госпитальләр җиңелрәк авыручы пациентлар өчен оештырылган иде.

* * *

В микрорайоне Казарово появилась новая спортплощадка. Биредә турник комплексы җиһазландырылган, тренажерлар, шулай ук кечкенә сабыйлар өчен таганнар һәм таулар урнаштырылган. Бокс буенча тренер Александр Паули сөйләвенчә, төрле яшьтәге балалар өчен мондый мәйданчык булдыруны халык үзе сораган һәм бүген монда төрле дәрәҗәдәге спортчылар шөгыльләнә. Төмән шәһәренең бу күппрофильле үзәгенә, ачык мәйданчыгына һәркем килә ала. Шулай ук Кырынкүлдә күнегүләр Хәмит Ярми урамындагы 52 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында уздырыла.

* * *

В Тюменской области появилась яблоневая аллея в честь борьбы с пандемией коронавируса. Алма аллеясы Казанский районында коронавирус пандемиясе белән көрәштә катнашучылар хөрмәтенә барлыкка килде. Яшел почмакны “Медведь” балалар спорт комплексы янында булдырганнар. Волонтерлар буш булган урында 30 алма агачы утырттылар.

* * *

Скоростная трасса Москва-Казань-Тюмень обеспечит более безопасное движение. Мәскәү-Казан-Екатеринбург тизйөрешле автомагистрале Төмәнгә кадәр дәвам ителәчәк. “Бу юнәлештә планлы эш алып барыла инде. Хәзер РФ субъектларында җир участоклары бүлеп бирү, проект-смета документларын эшләү буенча хезмәт бара. Мондый трасса бүген бик кирәк, төрле юнәлештәге агымнар бүленәчәк, каршы як полосага чыкмаячак, бу куркынычсызлык тудырачак”, - дип сөйләде РФ Президентының Урал федераль округы буенча тулы хокуклы вәкиле Владимир Якушев.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума