Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Помидорларны тагын ни эшләтим икән инде, диючеләр өчен
Кирәк: 2,5 кг помидор, 1 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 стакан көнбагыш мае, 1 аш кашыгы уксус (9%, газны сүндерер алдыннан салырга).
Кайнап торган суга помидорларны сала торабыз,15-20 секундтан ала торабыз, «күлмәкләрен» салдырып дүрткә бүлеп, эмальле табакка сала торабыз. Бик эреләрен ничек кисәргә үзегез чамалагыз.
Калган ингредиентларны салып сак кына болгатабыз да, утка куеп 15 минут пешерәбез дә, кайнар килеш тутырып, тимер капкачлап куябыз. 700 грамлы 4 банка чыга.
Ашаганда берүк сак булыгыз, телегезне йотып җибәрә күрмәгез!
Телеңне йотарлык кыстыбый
Мин күп очракта төелгән бәрәңге белән ясыйм, шулай ук тары боткасын кыстырып та төрләндергән бар, ике очракта да бик тәмле килеп чыга...
Камыр өчен 1 стакан кибет каймагы, чеметеп кенә тоз һәм он кирәк. Барын бергә болгатып камыр ясаганнан соң берникадәр вакыт ял иттерәм. Аннан юка итеп җәеп, түгәрәк форма (гадәттә 12-14 см диаметрлы) яисә махсус кискеч ярдәмендә кисеп, ике ягын да коры, кызган табада пешереп алам.
Эчлекне алдан әзерләп куйсаң тагын да әйбәт. Моның өчен пешкән бәрәңгене кайнар сөт һәм атланмай белән төеп, шуңа вак итеп туралган суганны кыздырып саласы, тәменчә тоз, бераз гына шикәр комы, төелгән кара борыч өстисең. Әзер җәемнәргә эчлекне салып, ике ягын да эретелгән атланмай белән майлап, табынга чыгарасың. Ашларыгыз тәмле булсын!
Рамилә ЗАКИРОВА.
Борчак ашы
Кирәк: ит - 800 гр, борчак - 2 стакан, суган - 3 данә, кишер - 2 данә, бәрәңге - 4-5 данә, көнбагыш мае, тәмләткечләр.
Ит белән борчакны яхшылап юабыз да кәстрүлгә салып утка куябыз. Кайнап чыгуга өстеннән туртасын җыеп алабыз да, 1 сәгать талгын утта кайнатабыз. Аннары туралмаган килеш 1 суган һәм 1 кишерне салабыз, тагын 30 минут кайнатабыз. Ярты сәгать узуга кишер белән суганны алып ташлыйбыз һәм бәрәңге салабыз. 5-10 минуттан өстенә көнбагыш маенда табада вак итеп турап кыздырган суган белән кишерне, дәфнә яфрагы һәм кара борчак борыч салып 10 минут тирәсе кайнатабыз да, уттан алып капкач белән каплап куябыз.
Тәлинкәләргә бүлгәч, өстенә тәмләткеч үләннәр салабыз.
Җимешле кабак бәлеше
Ризыклар бер зур табага исәпләп бирелә.
Кирәк: 600 г чистартылган, туралган кабак, 1 стакан тулыр-тулмас дөге (түгәрәге), 300–400 г җимеш: йөзем, күрәгә, өрек, караҗимеш, 2 аш кашыгы шикәр комы (кабакның тәменә карап, бераз күбрәк тә салырга була), 4 аш кашыгы эретелгән атланмай.
Камыр өчен: 100 г кибет каймагы (15%), 1 йомырка; 3 аш кашыгы көнбагыш мае, 0,5 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель), 3 стакан чамасы он.
Эш барышы: тирән эчле савытка каймак, йомырка, көнбагыш мае, тоз салып, туглыйбыз.
Онны камыр күперткеч белән кушып, токмач камыры кебегрәк катылыкта камыр басабыз. Басып бетергәч, ярты сәгатькә суыткычка тыгып, ял иттерәбез.
Ул ял иткән арада, эчлекне әзерләп куйыйк.
Дөгене юып, тәменчә генә тоз һәм кашык ярым көнбагыш мае салынган кайнап торган суда бүрттереп алабыз. Су дөбердәп кайнамасын, югыйсә дөге изелә. Якынча 10 минут чамасы кирәк.
Җимешләрне җылымса суда яхшылап юабыз. Аннары чиста җылымса суда тотып, бераз йомшартабыз.
Кабакны вак шакмаклап турап, бер зур табакка бушатабыз. Шунда ук суы саркытылган дөгене, җимешләрне, шикәр комын салып, яхшылап болгатабыз.
Бәлеш төбенә дигән камырны таба читеннән мул гына чыгып калырлык итеп җәеп, майлаган табага салабыз.
Аның өстенә эчлекне бушатып, тигезлибез. Өстәге җимешләрне батырыбрак куябыз. 4 аш кашыгы эретелгән май сибәбез.
Бәлеш өстенә дигән камырны артык зур итмичә җәябез дә эчлек өстенә каплап, бәлешне бөрәбез.
Уртасын тишеп, бәлеш эчендә калган һаваны чыгарып бетерәбез дә кечкенә камыр кисәге белән бөкеләп куябыз.
Бәлешне 180–200 градуска кадәр кызган мичкә тыгып, 1 сәгать–1 сәгать тә 10 минут чамасы пешерәбез. Мичтән алгач, бәлешне эретелгән атланмай белән майлыйбыз.
Интернеттан.