Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
*Гриптан саклану өчен 50-100 г сарымсак ваклап, шул ботканы тәлинкәгә салыгыз һәм, аның янына басып, 10-15 минут буе тирән итеп сулап торыгыз. Кыш көне мондый чараны авырулардан саклану өчен көн саен кулланырга кирәк.
*2-3 сарымсак тешен угычта уып, аны шулкадәр үк бал белән катнаштырыгыз һәм савытны икенче сулы савытка куеп ут өстенә утыртып, 36-40 градуска кадәр җылытыгыз. Әзер катнашма пыяла савытта саклана. Грипп кебек вируслы авырулардан саклану өчен аны көненә ике тапкыр берәр чәй кашыгы күләмендә (җылы су белән йотып җибәреп) 3-7 көн кулланырга киңәш ителә.
*Суган, сарымсакның тамыр ягын кисеп, борынның әле бер, әле икенче тишеге белән иснәргә. Грипп көчәйгән чакта моны иртән һәм кичен эшләргә кирәк.
*Һәр көнне бер аш кашыгы ваклап тураган суганны бер аш кашыгы каймакка салып, көндезге аш вакытында ашарга.
*Грипп киң таралган көннәрдә көн саен ике-өч тырнак сарымсак ашарга.
*Ак чыршы маен иснәп яки 2-4 тапкыр бер-ике тамчысын авызга тамызып, грипптан котылып калырга мөмкин; бик аз гына борын төбенә ышку да, учка тамызган тамчыны иснәү дә шундый ук нәтиҗә бирә
*Тир чыгаргыч матдәләр гриппка каршы юнәлтелгән. Авыруга күпләп татлы җылы чәй, морс эчерергә кирәк. Бу кыска вакытка канны сыегайта, анда вирус агуының туплануын киметә. Кура җиләге вареньесы, юкә чәчәге кайнатмасы һәм башка шундый кайнатма, төнәтмәләр эчкәч, тир чыгу арта, ә аның белән бергә кандагы агу да чыга. Шул рәвешле организм зарарлы матдәләрдән тизрәк арына, кеше аякка