Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Һөнәри осталыгы үсеп торсын

последние и лучшие новости искусства в мире

27 сентябрь көнне илебездә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләр көне билгеләп үтелә. Тәрбияче хезмәте элек-электән җиңел булмаган. Тәрбияче күп сабырлык сорый, балалар күңеленә юл таба торган һөнәр.

Гөлфия Абайдуллина хезмәт эшчәнлегенең уңышлары өчен өлкә мәгариф һәм фән департаментының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе каршындагы 5 нче балалар бакчасының өлкән әзерлек төркемендә 30 бала белән эшләүче тәрбияче бу хакта үз фикере белән уртаклашты: ”Хезмәтемә югары бәя бирүләренә шатмын. Тәрбиячеләрнең эше җаваплы. Без балаларга игътибарлы булырга, аларны кызыксындыра алырга тиешбез. 30 бала белән эшләү җиңел булмаса да, аларны төрле уеннар аша кызыксындырып була. Без төрле чаралар үткәребез. Балалар кече яшьләреннән туган илебезгә тугры, игелекле, ярдәмчел булып үссеннәр өчен алар белән әңгәмә корырга, сөйләшергә, сорауларына җавап бирергә кирәк. Балалар хәрәкәтле уеннар яраталар. Без көн саен шундый чара үткәреп торабыз”, - дип сөйләде.

38-1
Гөлфия Абайдуллина Тубыл педагогия училищесын, аннары институтны уңышлы тәмамлый. Шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгендә мәгариф бүлеге эшләгән чорда татар теле түгәрәген алып бара. Ул елларны да эшен яратып, һәр кеше белән уртак тел табып эшли. Балалар бакчасында эшләгәненә дә 15 елдан артык вакыт узган. Ул: ”Узган елны безнең балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, дипломнар белән бүләкләнделәр, призлы урыннар алдылар. Эшемдә туплаган белемемне һәм тәҗрибәмне уңышлы файдалана алганыма мин шатмын. Тәрбияче булып эшләве җиңелме? Бу сорауны еш бирәләр. Җиңел түгел. Тәрбияче балаларны яратса, ата-аналар белән уртак тел табып эшләсә, иҗади эзләнүдә булса - хезмәтенең нәтиҗәсе күренә” - диде.

Шактый тәҗрибә туплаган, яңалыкка омтылган тырыш, сабыр холыклы тәрбияче Гөлфия Тимерали кызын һөнәри бәйрәме, уңышлары белән котладык.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836