Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Җанлы дустыма – Бибинур апа Сабировага 90 яшь тулды. «Яңарыш» газетасындагы мәкаләне бик дулкынланып укыдым, чөнки ничә еллар буе ул көрәш чорын кичерде. Мин аның күп кенә эшләрендә, авыр чордагы бәлаләрендә катнаштым. Рәхмәт Гөлнур Вәлиевага, барча рухи көчен, талантын күрсәткән Бибинур апаның.
Мин яшь чактан ук бергә укып, җырлап-биеп, концертлар белән саз якларда икешәр атналап сазларны селкетеп йөрдем. Дөресен әйткәндә, бәләкәй, 13 яшьлек кыз, Тубыл педучилищесына кергәндә, Бибинур апа, Луиза апа Насретдинова белән педучилищеның соңгы курсларында укыйлар иде. Концертларда ул парлы биюләр белән очып йөргәнгә исем китеп карап тора идем.
1957 елны, бер ел укытып, Калым авылы мәктәбендә, Тубыл пединститутында Бибинур апа белән бергә укый башладык. Бибинур апа – комсорг, барчабыз да бик актив, бөтен эшкә катнашабыз: авылларда шимбә көнне концертлар куябыз. «Общежитие» дигән нәрсә юк, без - 4 кыз фатир табып яши башладык: Бибинур апа, Луиза апа, Татарстаннан килгән Лилия Басырова, мин. Бик дуслаштык. 2 нче курста гына тулай торак бирделәр. 8 кеше бер бүлмәдә, 100 сум салышабыз, «дежурный» аш бүлмәсендә иртүк торып ботка пешерә. Утынны үзебез ярабыз, күбесе утын яра белми, мин авыл кызы ярып бирәм. Өченче курска күчкәч, Бибинур апа башка пединститутка күчеп китте. Бибинуркаемны югалтмадым. Бигрәк тә авыр еллар башлангач, ул мине Төмәнгә чакырды. Казаннан артистлар килгән икән, мин дә «Әллүки»не җырларга тиеш булдым. Эш хакын бирмиләр, Яркәү мәктәбендә иртә белән ботка ашыйм, аннары чәй дә чәй, ябыктым. Бибинур апаның кешелеклелеге чиксез. Минем җырыма 200 сум акча алып бирде. Ничек тә миңа материаль яктан ярдәм күрсәтергә әзер иде ул.
«Ак калфак» программасы буенча «Төзүче» бинасында әниләр турында бәйрәм ясадык. Миңа да шәл бүләк иттеләр, мин дә сеңелемнең гаиләсен күрсәттем. Ул ярдәм итеп төрле бүләкләр бирә иде, шуларны исемә төшереп елап алам, ике баланы үзем үстердем шул авыр елларны.
Бибинур апа бу турыда болай дип язды.
Укытучы, җырчы, җитәкче дә,
Һәр эшеңдә балкый талантың.
Улың белән кызыңны үстердең,
Җәелдереп сыңар канатың.
Бибинур апаның рухын, җанын күрсәтәсем килде минем, шалтыраттым, телефоннан шатлыклы тавышы «Рәйханә» дип җанымны җылыта. Эшкә өндим мин аны, гомерең озын булсын, җаным, Бибинур апа!
Рәйханә ЛОКМАНОВА, Яркәү авылы.