Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәрендәге «Музей печати»да мөдире Елена Швецова экскурсиягә килүчеләргә Төмән өлкә газетабыз «Яңарыш»ның тарихы, беренче редакторы Азат Сәгыйтов һәм бүгенге редакторы Алсу Сәгыйтова, газетаның иҗади хезмәте, «Яңарыш»ка багышланган китаплары турында сөйләде. Быел «Яңарыш» газетасы 35 еллыгын билгеләп үтүе турында да әйтте, уңышлары белән таныштырды. 1962 нче елларны Тубылда «Ленин юлы» газетасында Азат Сәгыйтовның мәкаләләре чыгуы турында әйтеп, фотоларын күрсәтте. «Ленин юлы» газетасында һәм бүгенге көндә «Яңарыш» газетасы белән дә хезмәттәшлек иткән Тубыл шәһәрендә яшәүче Клим Садыйковның да мәкаләләрен, ул елларны иҗат иткән шигырьләрен укыдык. Чарада күренекле шәхесләребез турында мәгълүматләр тыңлап, кызыклы экспонатлар күрергә мөмкинлек булды. Елена Прокопьевна Себернең беренче басмачылары – сәүдәгәрләре Корнильевлар һәм Себернең беренче журналистлары Сумароковлар язмышы белән таныштырды. Корнильевлар типографиясе 1789 нчы елда ачыла һәм үз кәгазләрендә эшләүче бердәнбер провинциаль типография була. Типография журналлар һәм китаплар чыгара. Аннары «Тобольские губернские ведомости» исемле газетаның тарихы белән танышканнан соң, балалар өчен кәгазь мануфакутрасы продукциясенең чын үрнәкләрен күрергә, борынгы заманда кара ясау рецепты, типография производствосы, басма шрифтлар, чын клишелар, типография литерлары һәм станоклары, сүрәтләре белән танышу, күрү, балаларга үз куллары белән тотып карау кызыклы булды.

«Музей печати»да элек чыгып килгән «Известия», «Северянин», «Советский Север», «Обь-Иртышский водник», «Сталинский путь», татар телендә «Ленин юлы» газеталарын кызыксынып карадык. Газеталарда иҗат итүче милләттәшләребезнең фотосүрәтләре тәкъдим ителгән (Сара апа һәм Наил абый Маметовлар, Азат Сәгыйтов һ.б). Балалар кызыксынып телефон аппаратларын, басма машиналар, кара (чернила) савытларын, каләмнәр, каләм чистарткычлар, документларның күчермәләрен, календарьлар, афишалар, журналлар нинди булганын күрделәр. Төрле яшьтәгеләр өчен эчтәлекле, кызыклы экскурсияне үткәрүче музей мөдире Елена Швецовага музейга килүчеләр рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Римма УМИТБАЕВА.