Төмән шәһәрендә узган өлкә Сабан туенда татар ихаталарында гаҗәеп бай рухи дөньяга тап булдым. Биредә оештырылган күргәзмәләр бәйрәмнең иң җылы һәм җанлы почмагына әверелгән иде.
Бер ихатаның төп бизәге һәм халыкны үзенә тартып торучы үзәге булып зур самоварлар күргәзмәсе торды. Аларны Ямбай авылында урнашкан Туган якны өйрәнү музее алып килгән. Самоварлар — чын, тере тарих бит алар! Экспозициядә бу гаҗәеп предметларның 23 төрле үрнәге тупланган иде. Күргәзмә миндә генә түгел, килгән барлык кунакларда да соклану уятты: безнең каршыда борынгы заманнардан калган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланган «сылулар» тезелеп киткән иде.
Татар халкы өчен самовар — су җылыту савыты гына түгел. Ул — гаилә учагының символы. Самовар тирәли түгәрәк өстәл артына бөтен гаилә белән җыелу — ул бердәмлек, татулык һәм муллык билгесе. Бабаларыбыздан калган бу байлыкны күз карасыдай сакларга кирәк.

Бу матурлыкны күреп, минем дә Ямбай авылына барып, музейны җентекләп карау һәм бабаларыбыз мирасына кабат кагылу теләге туды. Мондый коллекцияне туплаган һәм халыкка күрсәтә белгән кешеләр — безнең тарихыбызның чын кадерен белүчеләр.
Әгәр сезнең юлыгыз Төмән якларына төшсә, Ямбай музеена, һичшиксез, сугылып чыгыгыз. Самоварларыбызның гүзәллеген һәм халкыбызның бай тарихын үз күзләрегез белән күрегез!
Раушания ИСХАКОВА,
Ханты-Мансийск шәһәре.
Рәсемдә: самоварлар күргәзмәсендә.