Өлкәбезнең танылган уен кораллары ансмабле – «Чимги-Тура» Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә булып кайтты. Алар өчен август ахырында Казанга бәйрәмгә бару традициягә әверелде инде.
Бу юлы сәфәрләре аеруча истәлекле булган. Ансамбльнең актив әгьзаларына, шулай ук «Пышны» фольлор коллективы җырчы-биючеләре Әкьлимә Бабшанова һәм Нурзия Хәлиуллинаны Кабан күле янындагы зур сәхнәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазифаларын вакытлыча үтәүче Марат Әхмәтов «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге медале белән бүләкли.

Сәфәрләре турында тулырак сөйләр өчен ансамбль җитәкчесе Ислам абый Сафинга шалтыраттым. Ул Казанда һәрвакыт бик яхшы каршы алуларын, кунакханәгә урнашып, үзләре өчен якын булган татар мәдәнияте дөньясына чумуларын сөйләде.
- Төркемнең һәркайсы диярлек ниндидер коллективны җитәкли безнең: Җәгьфәр Касыймов, Әбүзәр Миңнебаев, Эльвира Голубева, Илгиз Ихсанов. Шулай ук яшьләребез: Салават Сәитов, Әмин Бабшанов, Йосыф Зөлхәрнеев та бар. Барысы 12 кеше бардык. Эштән сорап китүләре җиңел булмаса да, ел саен барырга тырышабыз. Быел да барлык чыгымнарны күтәргән Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров һәм оештырып алып барган өлкә татар конгрессы директоры Зилә Юсупова тырышлыгы белән йөреп кайттык. Зур рәхмәт аларга.
«Уйнагыз, гармуннар!» XXXXI халык иҗаты фестивалендә катнаштык. Алдан ук чыгышыбыз белән видеоязма җибәргән идек. Оештыручылар күңеленә хуш килеп, чакыру алдык.
Бу көнне бәйрәмдә татарларыбыз яшәгән илебезнең 21 төбәгеннән иҗат коллективлары һәм гармунчылар килгән иде. Аларның күбесе һәркем өчен таныш бер үк көйләрне уйныйлар. Ә без ел саен себер татар көйләрен алып барабыз. Быелгы чыгышыбызда Җәгьфәр Касыймов язган «Малцын» көен башкардык. Тагын да «Торнакүз» көе белән дәвам итеп, ахырда төйдереп биюебезне күрсәттек.
Айдар Фәйзрахманов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Илназ Баһлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бик күңелле, дәрәҗәле булды.
Аннары «ТЯГ», «Ватаным Татарстан» журналистларына үзебез турында сөйләдек. Алар һәм без сөйләшкән халык та татарча әйбәт белүебезгә гаҗәпләнделәр. Себердә татарча иҗат итүебез белән кызыксындылар.
Йосыф үзенең төрле яктан осталыгы белән тагын да ачылды. Нинди генә уен коралында уйный белми ул, телләр өйрәнә. Күп көйләрне белә. 15 яшендә татарча бөтенләй белмәгән бала хәзер чиста татарча сөйләшә.
«Печән базары»нда да, Бауман урамында да булдык. Яңа театр янында да парадта катнаштык. Һәркайда безнең яннан кеше өзелми, бездә болай урамда җыр-моң белән сөендерә торган кешеләр юк дип рәхмәт укыйлар.
Дөньяны күргәч, үзгәрәсең икән. Эшебезне дөрес алып барабыз икән дип шатланып кайттык. Нәкь менә себер көйләрен алып барып тыңлату, биюләрен күрсәтү – безнең өчен горурлык. Ел саен яңа көйләр әзерлибез. Мондый сәфәрләр көч, иҗат итәргә илһам бирә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.