Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Диңгезченең үрнәк тормыш юлы

последние и лучшие новости искусства в мире

Манзур Моратов Тубыл шәһәрендә туып-үсә. Шәһәрнең 15 нче урта белем бирү мәктәбендә яхшы билгеләргә укый. Мәктәпне тәмамлап, Омск шәһәренең елга су транспорты техникумына укырга керә. Туган Тубыл шәһәрендә Иртеш елгасы буенда үскәне бу һөнәрне сайлаганда тәэсир иткәндер. Техникумда укыган якташыбыз сайлаган һөнәре буенча тырышып укый, белем ала һәм техникумны уңышлы тәмамлый.

Укуын тәмамлаган, яше җиткән яшь белгечне армия сафларына хезмәткә алалар. Ул 3 ел хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. Атом су асты көймәсенең руль сигналчысы вазифасын башкара. Тын океан Кызыл байраклы флотында атом су асты көймәсендә хәрби хезмәтен уңышлы үтәп, туган шәһәренә кайта.

38-41-26Манзур Әлимҗан улының диңгезче киемен киеп төшкән фотосын якыннары кадерләп саклыйлар. Илебезнең диңгез чикләрен саклаучыларның берсе океан флотында хезмәт иткән еллары турында хатирәләре белән уртаклашып: «Кызыл Байраклы Тын океан флотында хезмәт иткән еллар әле онытылмый. Һәр гаиләдә балалар әтиләренең армия сафларында хезмәт иткән еллары турында кызыксынып, игътибар белән тыңлыйлар булыр. Безнең балалар өчен дә бу тема мавыктыргыч, кызыклы иде. Алар бүген дә әтиләре белән горурланалар. Туган илебезнең киңлекләре, матур, бай табигате, диңгез-елгаларының искиткеч матурлыгы турында балалар кече яшьтән белеп, горурланып үссеннәр», – ди Манзур Моратов.

Океан флотында хезмәт итеп кайткач, илебезнең диңгез чикләрен саклаучыларның берсе сайлаган һөнәре буенча хезмәт юлын дәвам итә. Бу юнәлештә ул 23 ел эшли, аннары лаеклы ялга чыгар алдыннан төньяктагы Обь елгасында нефтьчеләрне паромда йөртә, капитанның өлкән ярдәмчесе була.

Моратовларның шәхси тормышлары да сокланырлык. Гөлчиян Нурмөхәммәт кызы белән гаилә корып, бәхетле гомер итүләренә быел 48 ел булган. Алар бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Ике балалары да югары белемле белгечләр. Манзур белән Гөлҗиян апа – 5 оныкларының яраткан әби-бабалары. Аларның өлкән оныгына 23 яшь, ул армия сафларыннан хезмәт итеп кайткан. Иң кечкенәсенә 8 яшь.

Манзур Әлимҗан улы буш вакытларында йорт эшләрендә тормыш иптәшенә ярдәм итә. Алар бакчаларында күп итеп яшелчә, чәчәкләр утырталар, уңыш җыеп алгач, туганнарына бүләккә өләшәләр. Манзур абыйның тагын бер яраткан шөгыле бар. Ул баянда рус, татар көйләрен уйнарга вакыт таба. Аның баянда уйнаганын якыннары, дуслары да яратып тыңлыйлар.

Туган илен, туып-үскән шәһәрен, сайлаган һөнәрен, яхшылык, игелек эшләргә яраткан, күңеле моңга тартылган якташыбыз туган иле, армиядә хезмәт иткән еллары турында хөрмәт белән сөйли. Хәрби-диңгез флотында хезмәт итү чыдамлык, батырлык, иптәшлек хисе таләп итә торган зур, җаваплы эш һәм сынау. Яшьләргә ул мондый сынаулардан курыкмыйча, илебез патриотлары булып үсүләрен тели. Кайвакыт андый кешеләр хөрмәтенә мәктәпләрдә очрашулар оештырылса да, урынлы булыр иде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836