Тубыл шәһәрендә татарларның гореф-гадәтләре яхшы сакланган. Дини, милли, мәдәни бәйрәмнәргә, Коръән ашларына милли ризыклар пешерү традициягә кергән. Тәмле, матур, үзенчәлекле себер татарларына хас булган себер бавырсагын пешерүче Суфия Казукова серләре һәм рецепты белән уртаклашты. Ул — мөлаем, җылы сүзле ханым, матур итеп яулыгын да бәйләгән. Быел «Себер бавырсагы» пешерү ноктасында ул себер татарлары автономиясеннән килгән пешерүчеләр төркемен дә җитәкләде. Оста, уңган хуҗабикә — чын аш-су остасы да.

Камыр ризыкларын пешерергә яраткан Суфия ханым: «Мин Тубыл шәһәрендә күп балалы гаиләдә үстем. Без кечкенә вакытта, өлкәнәйгәч тә, әниебез милли бәйрәмнәргә зур табыннар әзерләп, милли ризыклар пешерә иде. Бүген мин ул елларны сагынып искә алам, буыннан-буынга тапшырылган гореф-гадәтләрне сакларга тырышам. Лаеклы ялга чыккач, дини бәйрәмнәр үткәреп, Коръән ашларына ныклап әзерләнеп, милли ризыклар пешереп, туганнарны җылы каршы алабыз. Газета укучылары белән дә үзем өчен кадерле рецептны уртаклашам: себер бавырсагы уңсын өчен, бер литр сөткә 100 грамм атланмай, 4 йомырка, он, 1 кашык сода, бер чеметем тоз, шикәр салып камыр басыгыз. Сөт җылы булырга тиеш. Үз кулларың белән камыр ясап, бүленгән түгәрәкләрне сузып, кайнаган майда кыздырып пешерсәгез, себер бавырсакларыгыз уңып чыгар. Бавырсак пешерү өчен осталык, тәҗрибә, түземлек һәм көч тә кирәк. Иң мөһиме — күңел җылысын салып пешергән ашлар, милли ризыклар тукландыра, табыннарны бизи. Быел Тубыл округында узган «Себер бавырсагы»нда без өч номинациядә дә призлы урыннар алдык. Төп номинациядә себер татарлары автономиясе беренче урынга чыкты. Безнең команда кызлары дус, тату, бер-беребезне аңлап эшләдек. Мин бик шатмын, аларга рәхмәтлемен», — дип хатирәләре белән уртаклашты.
Һөнәре буенча Суфия ханым бухгалтер, күп еллар нефтехимкомбинатта эшләп лаеклы ялга чыккан. Спорт юнәлешендә, шахмат уеннары буенча ярышларда катнашып җиңү яулаган якташыбыз татар мәдәнияте юнәлешендә дә үзен танытты. Ул күп еллар «Себер нурлары» ансамблендә (җитәкчеләре Динара Әпсәләмова) җырлап, бәйгеләрдә катнашып призлы урыннарга лаек булды. Дистәләгән еллар себер-татар мәдәният үзәге оештырган милли бәйрәмнәрдә катнашты. Сабантуй, Рамазан, Корбан бәйрәмнәренә багышланган чараларда, бәйрәм сәхнәләрендә татар җырлар җырлап тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Һәр эшләгән урынында якты эз калдырып, хөрмәт казанып, җылы сүзләргә һәм мактауларга лаек булган якташыбыз хезмәт ветераны исемен дә алды.
Төрле яктан сәләтле, тырыш Суфия Маннур кызы балаларының һәм оныкларының таянычы, ярдәмчесе, киңәшчесе дә. Бүгенге көндә ул себер татарлары автономиясе әгъзасы, һәр оештырылган чарада актив катнаша; аның уңышлары, кешеләргә карата җылы мөнәсәбәте мактауга лаек.
Римма УМИТБАЕВА.