Җомга көнне, 1946 елның 20 сентябрендә Балтач районының Сосна авылында безнең әниебез Әлфия Исхакова (кыз фамилиясе Гатауллина) дөньяга килә.
Балачактан ук ул терәк була белергә өйрәнгән: әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм иткән, олыларга авыр тоелган эшләрне оста башкарган, һәм буш вакытында китапларга тартылган. Уку аңа башка дөньяларга тәрәзә, авыл тормышы — сабырлык һәм мәрхәмәтлелекнең беренче мәктәбе була. Янәшәсендә апасы Кафия үсә, ә соңрак, 1952 елда, кече энесе Әхмәт дөньяга килә. Мәктәп еллары көзге яфраклар кебек очып уза: башта 8 сыйныф, аннары, ярты юлда туктап каласы килмичә, кичке мәктәптә 9 нчы һәм 10 нчы сыйныфларны тәмамлый. Уку җиңел бирелми, чөнки һәр көн хезмәттән башлана, әмма тырышлык аның канында була. Мәктәпне тәмамлагач, ул әти-әнисе һәм апасы белән куян фермасында эшли башлый. Ләкин язмыш аңа башка юл әзерли.

Бер елдан соң аны элемтә бүлегенә эшкә чакыралар. Авыл озын, биш чакрымга сузылган бер урамлы, анда ике йөзләп йорт урнашкан. Һәм безнең әниебез аларда яшәүче һәркемне диярлек белә иде: кемгә хат, кемгә посылка көтәргә икәнен хәтерли, ә кемгәдер бары тик ягымлы елмаю һәм берничә җылы сүз дә җитә. Шулай итеп ул хат ташучы, ә соңрак почта бүлеге операторы булып эшләп китә. Аның игътибарлылыгы һәм сизгерлеге гадәти эшне кешеләргә хезмәт итүгә әйләндерә.
Матур җәйге көндә бүлеккә Төмәнгә телеграмма җибәрергә дип бер егет керә. Һәм нәкъ менә шушы кечкенә, күзгә ташланмас вакыйгадан зур мәхәббәт тарихы башлана. Танышканнан соң нибары бер атнадан безнең әти-әниебез авыл советында язылышалар һәм бергә тормыш башлау өчен Төмәнгә китәләр. Аннары инде, бездә - шәһәрдә комсомол туе үткәрәләр - гади, ихлас, киләчәккә ышаныч белән тулы туй.
Төмәндә тормыш яңа эшләр һәм мәшәкатьләр ритмына чума. Әниебез 10 нчы элемтә бүлегендә оператор булып эшли башлый, ә соңрак, гаилә яңа йортка күчкәч, аны 34 нче элемтә бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Ләкин эш тулысынча бирелүне таләп итсә дә, ул төп нәрсәне күрү сәләтен югалтмады — гаиләне, балаларны һәм аларның омтылышларын һәрвакыт бергә алып барды. Эш графигы нормага туры килмәгәнгә, ул бухгалтер булып урман сәүдә складына күчә, ә соңрак, балалар турында кайгырту беренче планга чыккач, ашханәдә савыт-саба юа, поликлиникада каравылчы һәм кер юучы булып эшли, Саклык банкының Лесобаза филиалында бүлмәләр җыештыра. Кайбер вакытта ул өч эшне берьюлы башкара — һәм бер тапкыр да зарланмый, чөнки белә: хезмәт — ул авырлык түгел, ә иртәгәге көнгә ышаныч булу һәм бу ышанычны балаларга бирү мөмкинлеге.
Пенсиягә ул кече кызы югары уку йортын тәмамлаганда гына китә, ә аңа инде 70 яшь була. Илле елга якын хезмәт стажы, Хезмәт ветераны исеме, СССРның ике Ана медале — болар барысы да аның чиксез фидакарьлегенең чагылышы. Иң мөһиме — балалар. Алар җиде җан, һәрберсе аерым шәхес. Әти-әни исә һәрберебезгә югары белем бирергә өлгерде. Бу — аларның алтын кагыйдәсе, үзгәрмәс принцибы иде.
Һәм тагын бер гаилә традициясе бар иде, ул барысын да берләштерде: шахмат. Олы улы Фәридтән башлап, әниебез, кулында ике кечкенә баласы белән, «Пионер» мәдәният сараена җәмәгать транспортында дәресләргә йөрде. Ул ышана иде: шахмат уйларга, сабыр булырга һәм бер адымнан ары күрергә өйрәтә. Соңрак туган районыбызда тренер барлыкка килде һәм юл кыскарды, ләкин уенга мәхәббәт гомерлеккә калды.
Бүген Фәрид һаман да шәһәр һәм профессиональ турнирларда катнаша, ә оныгы Элина шахмат буенча шәһәр һәм төбәк ярышларында призлы урыннар ала. Безнең гаилә турында «Шахмат гаиләсе» исемле мәкалә белән Төмән газетасында яздылар, һәм бу сүзләрдә горурлык кына түгел, ә әниебезнең балаларга файдалы ял оештыра һәм үсеш юнәлешләрен күрсәтә белүе турында хакыйкать яңгырады.
Әниебез белән әтиебезнең 2016 елдагы Алтын туе еллар буе яшәлгән мәхәббәт бәйрәме генә түгел, тугрылык, ныклык, янәшә бару осталыгы бәйрәменә әверелде. Ә 2019 елда әтиебез арабыздан киткәч, ул бирешмәскә көч тапты, чөнки белә иде: гаилә — ул үзе шуның кадәр саклап төзегән терәк.
Хәзер дә, еллар чәчләргә көмеш өстәгәндә, адымнар бераз салмакланганда да, ул гаилә тормышының үзәгендә кала. Оныкларына роботлар турында китаплар укый — һәм аның тавышында космик кораблар һәм яхшы механизмнар җанлана. Оныгына татар теле буенча өй эшендә ярдәм итә, туган сүзләрне тормышка кире кайтаручы булып тора. Бакчада ул һаман хуҗабикә: яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә, кышка төрлесен ясый, ә аның бәрәңгене шундый нечкә итеп әрчү сәнгате гаилә легендасына әверелде — моңа чыннан да өйрәнергә була.
Күңел өчен аның үз кечкенә шатлыклары: кроссвордлар (акылны эшләтә һәм табышмаклар чишүдән рәхәтлек бирә), яраткан тапшырулары: «Көт мине» һәм «Йөрәктән җырлар», «Яңарыш» газетасы, Telegram һәм MAX чатларындагы яңалыклар. Ә ВКонтакте социаль челтәрендә ул — туганнарының постларын караучы һәм лайк куючы беренчеләрдән: шулай ул тавыш-тынсыз гына: «Мин янәшә, мин күрәм, сезнең өчен сөенәм», — ди.
Сәяхәтләр дә аның тормышының бер өлешенә әверелде. Ул ике тапкыр Абхазиядә булды, Казахстанга һәм Төркиягә барды, Россиянең күп кенә шәһәрләрен әйләнеп чыкты — Тубыл, Нефтеюганск, Сургут, Лысьва, Пермь, Уфа, Казан, Михайловка, Волгоград, Сочи, Новороссийск, Белокуриха, Симферополь, Ялта һәм Севастополь. Һәр яңа почмак аның каршында яңа тарихлар, яңа йөзләр, дөньяның яңа төсмерләрен ачты. Ә хәзер алда — Санкт-Петербургка, оныклары янына сәяхәт. Ул шулай: аңа гел нәрсә дә булса эшләргә, тик утырмаска кирәк.
Бүген аның 15 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар, һәм аның йөрәгендә һәркемгә урын җитә, һәркемгә киңәш тә, тормыштан тарих та, кайнар чәй дә табылыр. Әниебез безгә иң мөһимен өйрәтте: мәрхәмәтле, ярдәмчел һәм сабыр булырга. Аның зирәклеге кычкырып әйтелгән нәсыйхәтләрдә түгел, ә тормыш үрнәгендә: ничек тыңлавында, ничек ярдәм итүендә, вак-төякләрне ничек истә калдыруында. Аның эрудициясе сокландыра, ә йөрәге гаҗәеп гади һәм ачык кала.
Әни, без сине яратабыз һәм горурланабыз!
Синең балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларың.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).