Июль аенда Яркәү округының Бурбар урта мәктәбе ике көн буе гөжләп торды – биредә 1976 елгы чыгарылыш укучылары үзләренең 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Очрашуга юбилярлар Ерак Көнчыгыштан, Алтайдан, төньяктан, бөек илнең башка өлкәләреннән килделәр. Сыйныфта татарлар, руслар, чуашлар, башкортлар, украиннар, белорусслар, немецлар укыды. Сыйныф җитәкчесе – М.Хәкимов. Үзе полиглот, рус теле һәм әдәбиятыннан укытты, ике югары белеме бар иде. Ул балаларга кычкырмый иде, аның карашы гына укытучыны аңларга җитә иде. Ул бу очрашуны бик көтте, ләкин өлгермәде, мәңгелек дөньясына китте.
Чыгарылыш укучылары төрле сәбәпләр аркасында вафат булган иптәшләрен дә сагынып, бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашуга аларның чыгарылышыннан нибары 3 укытучы гына килде. Алар үзләренә язарга-укырга өйрәткән укытучыларны искә төшерделәр.
Очрашу шуның белән дә файдалы, чөнки иптәшләрең белән тәҗрибә уртаклашу, киләчәк тормыш өчен киңәшләр алу мөмкинлеге бар. Бу егетләрнең уллары махсус хәрби операциядә, алар арасында үлгәннәр дә бар. Кайгыны дуслар белән уртаклашканда күтәрү җиңелрәк.
Чыгарылыш укучыларның үсүендә төп рольне әти-әниләр уйнады – алар ашаттылар, киендерделәр, тормыш һәм уку өчен шартлар тудырдылар. Юбилярлар көн саен иртәнге сәгать 7дә урманга эшкә китүче әти-әниләреннән үрнәк алдылар.
Әтиләр арасында күп балалы әниләр дә утырды: Фәүзия апа Минвәлиева, Мәрфүсә апа Кәримова (ул Советлар Союзы Герое Хәмит Неатбаковның кызы), Пеориса апа Нәбиева, Х.Ш.Нәбиева, М.Ш.Дәүләтбакова һәм башкалар.
Алар арыган, туңган, кар баскан булсалар да, каршыларына очраган укытучыдан: «Балалар ничек укыйлар, мәктәптә үзләрен ничек тоталар?» - дип сорамый калмаганнар. Күп балалы әти Равис Алиев укытучыларны кызыклы каршы ала: гараждан чыгып, майлы кулын сузып исәнләшә дә: «Минем балалар мәктәптә үзләрен ничек тоталар?», - дтп сорый. Гади генә кеше, ә аның өлкән улы соңыннан милиция башлыгы булып эшләде. Алиев үзе фаҗигале рәвештә һәлак булды, балаларны энесе И.Бикшанов үстерде.
Юбилярлар бик тырыш, аларга бурычларын искә төшерергә кирәкми иде, әгәр колхоз кырына килгәннәр икән, 2-3 сәгатьтән соң казылган бәрәңге белән капчыклар тезелеп тә торыр. Чыгарылыш укучыларының уку өчен гади шартлары да юк иде – алар яраклаштырылмаган тар бинада кысылып утырдылар (мәктәп аларга кадәр янды). Бу балаларга яңа бина төзү өчен күп тырышырга туры килде. Сыйныфта малайлар күп булса да, беркем дә тәмәке тартмады, эчмәде, наркотикларны белми дә иде. Тәртип аларның канында бар.
Кайвакыт укытучылар җитмәде. Шул вакытта укучыларга мөстәкыйль эш өчен биремнәр бирделәр. Балалар бик тырыштылар, алай да эшләрен башкарып чыктылар. Укытучы кече сыйныфлардан кайткач, аларның эшчәнлеген бәяләде. Безнең юбилярлар сыйныф җитәкчесе белән якын күреп сөйләштеләр. Ул аларның мәхәббәт мөнәсәбәтләрен дә белә иде, ләкин беркайчан да балаларның серләрен ачмады. Юбилярлар – хәзерге инженерлар, табиблар, укытучылар, икътисадчылар, дәүләт банкы хезмәткәрләре, хокук сакчылары, консультантлар. Кайберәүләре сугышта кебек эшләде, сәламәтлекләрен югалттылар. Безнең чыгарылыш укучылары турында китап язып була.
Роза ХӘКИМОВА.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).