#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Өлкә татар һәм себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы” конференциясендә

последние и лучшие новости искусства в мире

39-122-23нче сентябрь көннәрендә өлкә хакимияте, Думасы, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Төмән дәүләт университеты, өлкә татар Конгрессы, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегендә “Өлкә татар һәм себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы” дигән темага Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә фәнни-гамәли конференция уздырылды. Чараның төп максаты - тарих һәм мәдәният буенча булган актуаль проблемаларның чишелеш юлларын карау, булган традицияләрне, тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау һәм үстерү булды.

Конференциянең тантаналы ачылу чарасы Төмән дәүләт университетының Ак залында пленар утырыш белән башланды. Биредә өлкәнең төрле шәһәрләреннән, Татарстан, Кырым, Башкортостан Республикаларыннан, Курган, Свердловск өлкәләреннән галим-галимәләр, аспирантлар, студентлар, укытучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев сәламләде һәм өлкә губернаторы Владимир Якушевның делегатларны котлау-теләкләрен җиткерде. Ул: “Конференция билгеләгән тема өлкәдә яшәүче 150ләгән милләт халкына да кагыла, ул хәтта дөнья күләм мәгънәгә ия. Теманың мөһимлеген аңлап бүген биредә беренче мәртәбә өлкә хакимиятеннән, өлкә мәгариф департаменты, тарихи-мәдәни мирасы булган объектларны саклау һәм куллану буенча өлкә комитетыннан вәкилләр, тарих һәм тел белгечләре җыелды. Булган проблемалар буенча фикер алышып, аларны чишү юлын караячакбыз. Бу чара безне берләштерә, катнашкан өчен һәркемегезгә зур рәхмәт”, - дип сөйләде. Конференция эшенә уңышлар теләп Төмән дәүләт университетының беренче проректоры Валерий Дубицкий, “Larichesse” Кырым тарихи музей-тыюлыгы директоры Альтин Гуливер, тарих фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты доценты Фәрит Уразаев, өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов, өлкә мөфтие ярдәмчесе Динар Нәфыйков чыгыш ясадылар. Аннары кунаклар зур игътибар белән конференция темасы буенча махсус әзерләнгән докладлар тыңладылар. Төшке аштан соң, Төмән дәүләт университеты студентлары һәм шәһәр мәктәп укытучылары себертатарлары тормышын чагылдырган дәрес-проектларын, фәнни хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. Аларның эшләренә зур бәя биреп Евгений Воробьев милләтләр эшләре буенча өлкә комитетыннан Рәхмәт хатлары тапшырды. План буенча 4 секция билгеләнгән булса, конференциядә катнашырга теләк белдерүчеләрнең тулы составта килә алмаулары сәбәпле, бер секция генә эшләде. Аны тарих фәннәре кандидатлары Фәрит Уразаев һәм Зәйтүнә Тычинских җитәкләделәр. Докладларда өлкәдә яшәүче татар һәм себер татарларының тарихи-мәдәни мирасын саклау, өйрәнү, үстерү: Көнбатыш Себернең төрки-татар дәүләтләре тарихын язу, археологик объектларны өйрәнү, өлкәнең туристлар ресурсы, туристлар маршрутына объектлар кертү; Искер һәм Чимги-тора – себер татарларының борынгы башкалалары үзәге: объектларны саклау һәм музейлаштыру кебек сораулар каралды. Чыгышларга нәтиҗә ясалганнан соң, кунакларны шәһәр татар мәдәният үзәгенә концерт карап ял итәргә чакырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836