#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәхәббәтнең мәңгелек моңы

последние и лучшие новости искусства в мире

39-3Яшәеш, тормыш – көнкүреш мәшәкатьләре белән вакыт узганны сизмичә дә калабыз. Артка борылып карасак... инде соңарганбыз бит. Ә күңел һаман тынгылык бирми, гел телгәләп тора. Аларның нәкъ менә пар аккошлар сыман бер-берсенә тугрылыклы булулары мәхәббәтнең мәңгелек, онытылмас моңы турында сөйләргә кирәк дип әйтә сыман. Күпләр мәхәббәттә һәм үзара мөнәсәбәтләрдә тугрылык саклауны әкият дип саныйлар. 60 елга якын бер-берсен яратып, аңлап, кичереп гомер иткән Сәгыйдулла Нәбиулла улы белән Мәрвәр Миначетдин кызы Булатовлар гаиләсен бәян итәбез.

Яраткан кешең янәшәдә булганда вакыт узганны сизмисең дә, алтмыш ел гомер бер мизгел сыман күз ачып йомганчы үтте дә китте, дип әйтә иде алар. Бу сүзләрне меңәр еллар, меңәр парлар кабатлаганнар. Адәм баласы яшьлек еллары үтүе белән бер дә килешә алмый. Сәгыйдулла абый үзенең булачак хатынын Түбән Тәүде районы, Кыскыркүл авылыннан үзенең туган авылы Наскыбашка алып кайта. Ул авыл элек Тубыл районына кергән, ә хәзер Югары Тәүде районына керә. Ул вакытларда иң артта калган авылларның берсе булып Наскыбаш санала. Әлбәттә, үз авылыннан хәйран еракта, сазлыклар өстендә чайкалып торган кияү йорты кәләш күңеленә хуш килми. Алар яңадан Кыскыркүл авылына кайтып тормыш башлыйлар. Сәгыйдулла абый тракторчылар курсын тәмамлый һәм тракторчы, комбайнчы булып эшли. Зур итеп йорт төзиләр, ике ир малай һәм бер кыз үстерәләр, аларга белем биреп, олы тормыш юлына бастыралар. Мәрвәр апа 9 балалы гаиләдә иң олы бала булып туа, бөтен эш авырлыгы аңа төшә. Яшьлегендә ветеринар һөнәрен үзләштереп, бераз маллар табибы булып эшләгәннән соң, шәфкать туташларын әзерләү курсларын тәмамлап, Кыскыркүл авылындагы медпунктта фельдшер булып 46 ел, ягъни 75 яшенә кадәр эшли. “Безнең эшләгән эшләрдән таулар өеп ясарлык, – ди Мәрвәр апа. - Ул юкә төшереп, күлә (мешковина) сугулар, утын, печән әзерләүләр, җиләк-җимеш җыюлар дисеңме!

Менә бу эшләрдән балалык чорын күрмәдек. Үсеп җитәрәк авыл клубына барасы килә, әни җибәрмәсә аңа да барып булмый иде. 45 ел авыл медпунктында эшләп, балаларымны кадерләп үстерә дә алмадым. Олы улыбыз Ринат диңгез флотында, Самат Германиядә армия хезмәтен үтәп кайттылар. Ә кызыбыз Миңнегөл Татарстанның Алабуга шәһәрендә педагогия институтын тәмамлады». Сәгыйдулла абый Кыскыркүлдә совхоз беткәч, урман хуҗалыгында 10 ел урманчы булып эшли. Шулай ук терлекче, балыкчы, ягучы һәм шофер булып 37 ел хезмәт итеп лаеклы ялга чыга. Хәзер аларга 82шәр яшь. Булатовлар гаиләсе матур-тату яшиләр, мал-туарын да асрадылар, бакчада яшелчә-бәрәңгесен күп итеп үстерделәр. Алар үзләренең дәвамнарында югары мораль-әхлакый сыйфатлар булдырырга, кешелекле, әдәпле, тәүфыйклы, иманлы итеп тәрбияләргә тырыштылар һәм аларның балалары шулай булдылар да. Тик 50 яшьлек олы уллары Ринатның үлеме генә әби белән бабайны авыр кайгыга салды. Бүгенге көндә Сәгыйдулла абый белән Мәрвәр апа Төмән шәһәрендә яшәүче кызлары Миңнегөл тәрбиясендә. Әби белән бабай ярты гасырдан артык гомер кичереп, дә бергә, бер-берсеннән башка гомер итүне күз алдына да китерә алмыйлар. “Аккошлар тугрылыгын” сакларга, “мәхәббәтнең мәңгелек моңын” башкарырга сәләтле кешеләр әллә ни еш очрамый, әмма тормышта бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәтүче, бер-берсен аңлап, назлап, хөрмәт итеп яшәүче, гаилә мөнәсәбәтләрендә аккошлар тугрылыгы һәм мәхәббәтнең мәңгелек моңы гәүдәләнеше булган асыл үрнәкләр очрап тора әле. Сәгыйдулла Нәбиулла улы һәм Мәрвәр Миначетдин кызы Булатовларның сокланырлык тормышы әнә шуның күркәм мисалы.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836