Октябрь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Исемле чара 1 октябрь көнне Өлкәннәр көненә багышланган һәм Төмән шәһәренең “Этнос” балалар үзәгендә узды. Кунаклар бик күп килделәр, һәркем киенеп-ясанып, күтәренке кәефтә иделәр. Аларны бәйрәм белән котлап үзәк җитәкчесе Гөлнара Сагитова, Төмән шәһәр себертатар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин чыгыш ясадылар, үзләренең иң изге теләкләрен юлладылар. Форсаттан файдаланып, Гөлнара Хисмәтулла кызы “Этнос” үзәгендә балаларга белем биргән Зыятдин Низамов, Сәлим Мингазиев, Анна Елишевага Рәхмәт хатлары тапшырды. Укучылар матур җырлар, шигырьләр башкарып, әби-бабайларга үзләренең кул эшләрен бүләк иттеләр. Шул арада үзәк хезмәткәрләре кунакларны тәмле чәй белән сыйладылар Аннары күңел ачып өлкәннәр төрле уеннар, бәйгеләрдә катнаштылар, җырлар җырладылар.
Кунакларны тәбрикләп җирле шагыйрә, җырчы Мөнирә Хөснетдинова матур җырлар башкарды. Өлкәннәр чарадан бик канәгать булып, рәхмәтләрен белдереп таралдылар. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.