#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мактауларыбыз сиңа, Төмән өлкәсе”

последние и лучшие новости искусства в мире

39-1Өлкәнең 75 еллыгы уңаеннан игелекле эшләр марафоны кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе Ильяс Бакиев) район үзәгеннән еракта урнашкан Кулик авылында “Мактау сиңа, Төмән өлкәсе” дип исемләнгән чара уздырды. Оештыручылар әлеге чараның программасын бик кызыклы һәм күңелле итеп төзегәннәр, биредә һәр авыл кешесе үзе өчен кызыклы шөгыль таба алды. “Күңелле йорт” ветераннар клубының актив әгъзалары “Авыл тарихы йөзләрдә” дигән фотокүргәзмә әзерләгәннәр иде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Ялутор районы ветераннар советы оешмасы рәисе Вера Вохменина педагогия хезмәте ветераны Роза Билаловага, Төмән өлкәсенең яшьтәше, С.Киров исемендәге колхозда озак еллар алыштыргысыз механизатор булып эшләгән Касыйм Мәхмүтовка, регионыбызның чәчәк атуына күп көч керткән авыл аксакаллары – Нариман Яруллин белән Камил Хәйруллинга, авылның иң кече баласы – Артур Таҗетдиновка Истәлек хатлары тапшырды.

Бәйрәм барышында ел саен үткәрелә торган “Үрнәк бакча” бәйгесендә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. “Юбилей игезәге” кулинария конкурсында катнашучыларның да барысы дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Бәйрәм тантанасында һәркем йортын, территориясен бизәүдә үзен күрсәтә алды. Кемдер үз бакчасының җимешләрен тәкъдим итте, ә кемдер аш–су пешерүдә аерылып торды. Әлеге кече Кулик авылында яшәүче һәркемнең уртак бәйрәмгә катнашуы күңелләрне күтәрде. Бәйрәмдә берәүгә дә күңелсез булмады, чөнки чара котлаулар, җырлар һәм уен мизгелләре белән чиратлашып үрелеп барды. Оста хуҗабикә Роза Билалова әзерләгән тәмле, купшы пироглар, Роберт Сабиров һәм Гөлфия Левкованың дуэт белән башкарган җырлары да кунакларга зур бүләк булды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836