Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Участники «Стального характера» закрыли сезон в Тобольске. «Корыч характер» йөгерешләренең Төмән сериясе Тубыл шәһәрендә кросс белән тәмамланды. Өч һәм биш чакрымга йөгерүдә 1500 кеше катнашты. Төмәнлеләрдән тыш дистанциягә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Пермь, Череповец, Ярославль һәм Казахстаннан да кунаклар чыкты. Трасса «Себер аксакаллары Посадасы» территориясе буенча уза - утарлар, чиркәүләр, пристань һәм җил тегермәне булган агач шәһәрчек. «Корыч характер» проекты кысасында Төмән өлкәсендә дүрт чара узды: Тубылда экстримйөгереш, ярыммарафон, Төмәндә экстремаллар ярышы һәм Тубыл көзге кроссы. Чара Төмән өлкәсе хөкүмәте булышлыгы белән спортка ярдәм итү фонды тарафыннан гамәлгә ашырылды һәм ул өлкә оешуының 75 еллыгына багышланды.

* * *

В Тюмени к 2021 году построят две новые школы. Төзүчеләр объектларда беренче субайларны суктылар. Мәктәпләрнең берсе Николай Зеленский һәм Дмитрий Менделеев урамнары районында, икенчесе – 4 нче Заречный микрорайонында барлыкка киләчәк. 20 мең квадрат метр мәйданлы биналарның һәрберсе өч блокка бүленәчәк: беренчесендә – урта һәм өлкән сыйныфлар, икенчесендә – башлангыч звено, өченчесендә – ашханә, спорт залы, китапханә комплексы, актлар залы һәм административ бүлмә. Мәктәп ишегалларында йөгерү юллары, турник комплексы һәм спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак. 2019-2024 елларда Төмән өлкәсе “Мәгариф” проекты кысасында 58 мәктәп һәм 26 мәктәпкәчә учреждение төзиячәк.

* * *

России предстоит удвоить экспорт сельхозпродукции. Россия Федерациясе Президентының тулы хокуклы вәкиле Николай Цуканов Екатеринбургта оештырылган Урал федераль округы IX регионара агропромышленность күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Якташларына ярдәм итәргә Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор да килде. Илнең агропромышленность комплексы алдында Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итү, шулай ук илкүләм проектлар кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләмен икеләтә арттыру бурычы тора. Төмән өлкәсеннән күргәзмәдә 35 авыл хуҗалыгы продукциясен, азык-төлек җитештерүчеләре катнашты.

* * *

Александр Моор встретился с генеральным консулом Германии. Машина төзелеше һәм нефть-газ комплексы өчен җиһазлар төзү – Төмән өлкәсе һәм Германия арасында үзара файдалы хезмәттәшлекнең иң мөһим һәм перспективалы юнәлешләре. Бу хакта Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Германия Федератив Республикасының Екатеринбургтагы генераль консулы Матиас Крузе белән Төмәндә очрашкач сөйләде. Төмән өлкәсе инвестицион климатның милли рейтингында алдынгы урыннарны били. Соңгы 10 елда 50 дән артык эре оешма файдалануга тапшырылган, шуларның 9ы – чит ил компанияләре. Германия Төмән өлкәсенең 10 иң төп тышкы сәүдә партнерлар исәбенә кергән. 2019 елда Германиягә экспорт өч тапкырга артты дияргә була.

* * *

Александр Моор принял участие в открытии завода энергетического оборудования. Төмән районы, Боровский поселогындагы индустриаль парк мәйданында “ЭнергоТехСервис” компаниясенең яңа техник үзәге ачылды. Нәкъ ике ел элек Төмән нефть-газ форумында шушы предприятиене салу буенча килешү төзелде. Төмән заводы продукциясе нефть-газ, тау-баеткыч промышленносте, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармакларында таләп ителәчәк.

* * *

Четверть всех малышей Тюменской области посещают ясли. Төмән өлкәсе балалар бакчаларына йөрерлек буенча Урал федераль округында иң уңышлы регион булып исәпләнә. Экспертлар регионда өч яшькәчә 160569 бала яшәгәнлеген исәпләделәр. Аларның 41455е яслегә йөри. Төмәндә шулай ук күкрәк балаларга (груднички) төркемнәр таләп ителә. Мурманская урамында бинаны үзгәртеп коралар, анда 2 айлык нәниләрне яслегә кабул итәчәкләр. Шушы мәктәпкәчә учреждение 420 урынга исәпләнгән.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836