Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алтын юбилярлар

последние и лучшие новости искусства в мире

39-2Һәр гаиләдәге кебек үк, 50 ел бергә гомер иткән ирле-хатынлы Мөхәммәтнәби һәм Динара Уразаевларның тормышында шатлыклары да, хәсрәтләре дә булган. Әмма хәтердә иң якты һәм күңелле хатирәләр генә калган. Бүгенге көнгә кадәр бергә яшәгән еллар йөрәкләрдә мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре генә уята.

Бу гаҗәеп пар турында бик озак сөйләргә була... Аларның үз мәхәббәт тарихы да бар, ул 1970 елның мартында башланган, ә шул ук елның 1 октябрендә Мөхәммәтнәби һәм Динара Уразаевлар туйларында алма төшәр урын да булмаган.

Аларның мәхәббәт мөнәсәбәтләре инде ярты гасырга сузылган. Төмән ЗАГСында никахларын теркәгәннән соң, яшьләр гаилә тормышы нигезләре белән танышалар. Мөхәммәтнәби заводта - шофер, ә Динара сатучы булып эшлиләр. Бер елдан соң гаиләдә беренче кызлары Лилия, ә ел ярымнан соң икенче кызлары Гүзәл туа.

Икенче кызы туганчы Мөхәммәтнәби эшендә травма алып, кулын ампутациялиләр. Яшь гаилә өчен бу зур фаҗига була. Әмма көчле рухлы Мөхәммәтнәби читтән торып финанс техникумына укырга керә, дипломлы белгеч авторемонт заводында техника куркынычсызлыгы буенча инженер булып эшли башлый. Динара шул ук заводта икътисадчы-нормировщик вазифасын башкара.

Мөхәммәтнәби белән Динара икесе дә уңганнар, пар килгәннәр. Антипино поселогында заводта эшләп, 2 бүлмәле фатир алалар. Яшь гаилә 12 ел шунда көн күрә. 1985 елда Боровский поселогына күчеп киләләр. 1987 елда иң кечкенә кызлары Елена туа.

Мөхәммәтнәби белән Динара кызларын сөю-назга, мәхәббәткә төреп, игътибар белән тәрбияләделәр, өчесенә дә яхшы белем бирделәр. Кызлар барысы да үз тормышлары белән яшиләр һәм инде үзләренең балаларын һәм оныкларын үстерәләр.

Лилия һәм Рөстәм Мөлековлар 31 ел бергә, аларның ике уллары Артур һәм Руслан инде зурлар. Артурның ике кызы мәктәптә укыйлар.

Мин һәм Алик Ирназаровлар көмеш туебызны билгеләп үттек, кызыбыз Дианага 24 яшь. Диана бер ел элек кияүгә чыкты, Милена исемле оныгыбыз бар. Уразаевларның оныклар рәте оныкчыклар белән тулылана.

Кече кызлары Елена кияве Руфат Абдрахманов белән 12 ел бергә гомер кичерәләр, ул һәм кызлары үсә.

«Алтын юбилярлар» күпьеллык һәм мактауга лаек хезмәт башкардылар. Мөхәммәтнәби Кәрим улы 48 ел стажлы Хезмәт ветераны. Динара Әхмәтали кызының да стажы 43 ел, берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Уразаевлар гаиләсе - тату, нык гаилә. Алтын туйга кадәр 2дән 20гә кадәр артканнар. Илле ел кулга-кул тотынып, ирле-хатынлы үзара мәхәббәт һәм хөрмәт белән, бер-берсенә тугрылыкны саклап кала алдылар. Алар һәрвакыт яшьләр өчен үрнәк булып торалар.

Күптән түгел Боровский поселогында узган «Геройлар вакыты» фестивалендә Уразаевларга тантаналы рәвештә истәлекле медаль һәм өлкә губернаторы Александр Моорның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Гүзәл ИРНАЗАРОВА, Төмән районы, Боровский поселогы.
(Ләйлә М
АДЪЯРОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836