Материалы

Ана бәхете - балада

последние и лучшие новости искусства в мире

39-1Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында яшәүче Фәүзия Хөсәен кызы Хәмитова үзенең күпьеллык хезмәте өчен күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Шулай ук ул «Хезмәт ветераны» исеменә, ә 2019 елдан «Бөек Ватан сугышы ветераны» исеменә ия. Әмма Фәүзия апа үзенең барлык бүләкләре арасыннан иң зур бүләк дип «Герой Ана» орденын саный. Ә быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район хакимияте башлыгы Евгений Золотухин үз кулы белән аның күкрәгенә юбилей медален такты.

Фәүзия Хөсәен кызы 1931 нче елның 15 нче декабрендә Яңа Кәешкүл авылында туа. 1946 елда авыл җидееллык мәктәбен тәмамлап, Тубыл педагогия училищесына башлангыч сыйныфлар укытучысына укырга керә. Бер ай укыганнан соң, азык-төлек алырга дип авылга кайта да, Тубылга бүтән бармый. Чөнки гаиләдә иң зурлары булу сәбәпле, әнисенә эне-сеңелләрен карарга ярдәм итәргә кирәк була. Эшчән, тырыш, шат күңелле, гел елмаеп йөргән кызга күз төшерүчеләр күп була, ләкин ул авылдашы Нәкыйп Мөхәммәди улы Хәмитовны якын күрә. Ике яшь йөрәк гаилә корып, матур гына яши башлыйлар. Бераздан оста куллы хуҗа йорт булдыра, зур хуҗалык тоталар. Бер-бер артлы 8 уллары һәм 2 кызлары дөньяга килә. 1964 елда Фәүзия Хөсәен кызы колхозга даими эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчыга хәтле сыер савучы булып эшли. Әти-әниләренең авыр хезмәтләрен күреп-белеп үскән егетләр йорт эшләрен үз өсләренә алып, үзара бүләләр һәм һәркем үзенең вазифасын зур җаваплылык белән башкара. Егетләр балачактан тәртипкә өйрәтелгәч, һәрвакыт пөхтәлек, чисталык яктан аерылып торалар. Тик 1980 елда Нәкыйп Мөхәммәди улы вафат булып, Фәүзия Хөсәен кызына 10 баласын берүзенә күтәрергә, лаеклы белем һәм тәрбия бирергә туры килә. Сыгылса да, сынмаган ананы язмыш тагын да катырак сыный. 10 нчы сыйныфта укып йөргән улы – йөрәк пәрасе, көтмәгәндә авырып, тиз арада үлеп китә. Бала кайгысы ананы бик нык үзгәртә, сәламәтлеген какшата...

Бүгенге көндә Фәүзия Хөсәен кызы туган йортында кече кызы Фәрзәнә һәм оныгы Әнисәгә зур терәк булып, бала-оныкларының уңышларына сөенеп яши. Ничек сөенмәсен! 9 баласы да тормышта үз юлларын табып, гаилә корып, уңышлы хезмәт итәләр, әниләренә 20 онык, 13 нәбәрә бүләк иткәннәр. Һәм үзләре, күптән олы яшьтә булуга карамастан, әниләренә балачактагы өзелеп ярату, олы хөрмәтләрен җуймаганнар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума