Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Сладковский район первым в Тюменской области завершил уборку зерновых, зернобобовых и технических культур. Крестьяннар 12 792 гектар мәйданда уңыш җыйдылар. Аграрийларны шушы мөһим вакыйга белән Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор котлады. Сладковский районында бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 16 мең 835 тоннага якын тәшкил итте. Техник культуралар 98 тонна җыелган. Өлкәдә Төмән районында да урып-җыю эшләре тәмамланды. Тулаем өлкә буенча эшләр 90%ка үтәлгән. 1 миллион 300 мең тоннага якын ашлык җыеп алынды. Уртача уңыш - гектарыннан 21 центнер. Бер үк вакытта регионда ачык грунтта бәрәңге һәм яшелчә җыю эшләре бара. Бәрәңге 114 мең тоннадан артык җыелган. Яшелчә уңышы – гектарыннан 407 центнер. 436 гектардан 18 мең тоннага якын алынган – бу планның 35 проценты. Яшелчә җыю дәвам итә.

* * *

В Тюменской области заработала единая диспетчерская служба “скорой помощи”. Бу яңа система оператив хәлне төгәл бәяләргә мөмкинлек бирә. Хәзер ашыгыч очракларда бригадаларның килү вакыты территорияара маршрутлаштыру хисабына кыскарачак. Элек “ашыгыч ярдәм” хезмәтләре үзләренә беркетелгән участокларга гына хезмәт күрсәткән. Бердәм диспетчерлык үзәге регионда гадәттән тыш хәлләр очрагында килә торган барлык чакырулар буенча эшне координацияли. Инде ГЛОНАСС системасы буенча “вызовларны” эшкәртүче белгечләр юл-транспорт һәлакәте яки башка гадәттән тыш хәлләр урынына нинди районныкы булуына карамастан, якындагы “ашыгыч ярдәм” бригадасын җибәрәчәкләр.

* * *

Тюменские автоинспекторы напоминают пешеходам о световозвращателях. Төмән җәяүлеләре өчен куркыныч чор башланды.Яктырткыч фонында транспорт чараларын йөртүчеләр караңгыда шәһәрлеләрне яхшырак аера алачак. Шәһәр читендәге юлларда, шулай ук тротуарлар һәм яктырту булмаган авыл җирендә караңгы булу аеруча куркыныч. ЮХИДИ хезмәткәрләре төмәнлеләр белән даими рәвештә аңлату эшләре алып бара, кич һәм төнлә киемдә, аяк киемендә һәм сумкаларда яктылык кайтаручы элементларны кулланырга кирәк, дип искәртә. Өлкәнең һәр беренче сыйныф укучысына яктылык кайтаручы элементлар таратылды. Бу Төмән өлкәсенең “Юл хәрәкәте иминлеген арттыру” дәүләт программасы кысаларында башкарылды.

* * *

Единственный в стране парк дружбы между Россией и Республикой Корея открылся в Тюмени. Ачу тантанасында өлкә губернаторы Александр Моор катнашты. Парк Төмәннең Алебашево күле янындагы микрорайонда урнашкан. Төзелеш тәмамланганнан соң монда 30 меңгә якын кеше яшәячәк. Парк Россия һәм Корея Республикасы арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тулуга багышланды.

* * *

У тобольских хоккеистов появился еще один крытый корт. Аны җирле халык өчен “Кристалл” спорт комплексы ачты. Тубылга визит ясау кысаларында яңа хоккей мәйданчыгында өлкә губернаторы Александр Моор булды. “Ангелы Сибири” командасы уенчыларын күңелле вакыйга белән котлады. Бу “Кристалл” ның икенче ябык корты, аның барлыкка килүе Тубыл спорт мәктәпләре, хоккей дружиналарында тәрбияләнүчеләрнең күнегү мөмкинлекләрен шактый киңәйтәчәк.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума